Татарстан Республикасында җәнлек үрчетүнең торышы

2014 елның 4 феврале, сишәмбе

Республикада читлектә кыйммәтле мехлы җәнлек үрчетү белән 4 җәнлек хуҗалыгы шөгыльләнә, болар – “Бөреле” ЯАҖ, “Бөрсет” АФ ҖЧҖ, “Кощаково” АХП ЯАҖ һәм «Матюшино» ЯАҖ.

5 төстәге чәшкеләр, кара-көмеш һәм кызыл төлкеләр, вуаль ак төлкеләр, кара һәм салтык кешләре үрчетелә.

Бүген булган төп җәнлекләрнең баш санын арттыру һәм яшь җәнлекләр үрчетү буенча максатчан эш алып барыла. Ит-балык азыклары сатып алуга бюджет ярдәмендә, шулай ук җәнлекләр үрчетү, аларны тукландыру һәм карап тоту өчен заманча техгологияләр куллану нәтиҗәсендә соңгы 5-6 елда республикада чәшкеләр саны – 1,5 мәртәбә, ә кыйммәтле мех бирә торган кешләр саны 2 мәртәбә артты.

Барлык төрдәге гомуми җәнлекләр саны ел башына 57 меңгә җитте.

Җәнлек үрчетү эшчәнлегендә 200ләп кеше шөгыльләнә, уртача хезмәт хакы, җитештерү елы күрсәткечләреннән чыгып, 15 меңнән 27 меңгә кадәр җитә.

Республикада алга таба да икътисадый тотрыклылыкны тоту өчен бу тармакта тире продукциясенең үзкыйммәтен киметү һәм заманча профилактик зооветеринария чаралары уздыру, хуҗалык чыгымнарын киметү, җәнлекләр үрчетүдә, җәнлек тиреләрен башлангыч эшкәртүдә заманча технологияләр куллануны гамәлгә кертү исәбенә җитештерү күрсәткечләрен планлы яхшырту буенча максатчан эш алып барыла.

Бүген җәнлек үрчетү өлкәсендә эшләүче кадрлар әзерләүгә һәм укытуга игътибар артты. Республиканың җәнлек үрчетү хуҗалыклары базасында республика югары уку йортлары һәм урта махсус гомуми белем бирү учреждениеләре студентлары практик дәресләр узалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International