Идел буе Агросәнәгать форумы

2014 елның 3 феврале, дүшәмбе

2014 елның 19 – 21 февралендә Казанда “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә Идел буе Агросәнәгать форумы узачак, аның кысаларында 17 нче Халыкара махсуслаштырылган “Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе фермеры” күргәзмәсе һәм 14 нче махсуслаштырылган “Волгапродэкспо” күргәзмәсе үткәреләчәк.

Күргәзмәләр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы, Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе, Казан шәһәре Мериясе ярдәмендә уздырылачак.

Форумның иң мөһим бурычларыннан берсе Идел буе төбәкләре аграрчыларының төбәкара багланышларын ныгытудан, шулай ук авыл хуҗалыгы өлкәсендә техника, җайланмалар, товарлар җитештерүчеләр, аларны китереп торучылар, хезмәт күрсәтүчеләр һәм аларның продукцияләрен кулланучылар арасында эшлекле элемтәләр урнаштырудан гыйбарәт.

Үзебезнең һәм чит ил агрария базарын үстерү перспективалары һәм алар буенча актуаль проблемалар хакында фикер алышу һәм дәүләт органнарының, иҗтимагый оешмаларның, Идел буе предприятиеләренең һәм оешмаларының агросәнәгатькомплексын үстерүгә ярдәм итү өлкәсендәге тырышлыкларын берләштерү дә әһәмияткә ия.

Күргәзмәдә Татарстан Республикасы компанияләре, Россия Федерациясенең 19 шәһәреннән, шулай ук БеларусьРеспубликасыннан, Италиядән һәм Польшадан компанияләр катнашачак.

Күргәзмә 438 кв.м. мәйданны билиячәк, шулардан 426 кв.метры җиһазландырылган мәйдан булачак.

2012 елда мондый күргәзмәгә 7498 кеше килгән, шулар арасында Чувашия, Башкортостан, Марий Эл республикаларыннан, Киров, Түбән Новгород, Самара өлкәләреннән һ.б. төбәкләрдән вәкилләр шактый.

Идел буе Агросәнәгать форумы кысаларында гадәттәгечә фәнни-гамәли конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, семинарлар, конкурслар, Идел буе төбәкләре фермер хуҗалыкларының һәм шәхси крестьян хуҗалыкларының авыл хуҗалыгы продукциясеярминкәсе булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International