Чәчүлекләрне мул уңыш өчен сакларга кирәк

2014 елның 3 феврале, дүшәмбе

Чәчүлекләрнең табигать-климат шартларыннан, шулай ук төрле авырулардан, корткычлардан һәм чүп үләннәрдән зарар күрүе көтелә торган уңышның шактый өлешен югалтуга китерә.

Шуңа күрә чәчүлекләрнең фитиосанитар торышына нык игътибар бирелә. Илебездә бу мәсьәләне өйрәнү – үсемлекләрне яклау өлкәсендә «Россельхозцентр» ФДБУ белгечләре тарафыннан гамәлгә ашырыла торган мөһим дәүләт хезмәтләренең берсе. Россия авыл хуҗалыгы үзәге белгечләре фикеренчә, һәр кырны аерым бәяләргә, чәчүлекләрнең фитосанитар торышын белергә һәм аларны яклауны бары тик мониторинг нигезендә генә башкарырга кирәк.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үсемлекчелек, химияләштерү һәм үсемлекләрне яклау департаменты директоры Петр Чекмарев билгеләп үткәнчә, узган ел дәвамында Россия Федерациясе субъктларының АПК идарә органнарына, үсемлекчелек өлкәсендә эшләүче юридик һәм физик затларга «Россельхозцентр» ФДБУ белгечләре корткычлар, үсемлекләрдәге авырулар, чүп үләннәр таралу турында һәм яклау чараларын күрү зарурлыгы хакында даими рәвештә оператив мәгълүмат биреп тордылар.

Мондый эшне башкару йомгаклары буенча “2013 елда Россия Федерациясендә авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләренең фитосанитар торышын күзәтү һәм агымдагы елда зарарлы объектларның артуын фаразлау” әзерләнде. Фитосанитар күзәтү басмасының максаты - үсемлекчелек өлкәсендә эшләүче юридик һәм физик затларга авыл хуҗалыгының уңдырышлы җирләрендә фитосанитар хәлнең торышы турында мәгълүмат бирү. Күзәтү белешмәләрен 2014 елга үсемлекләрне яклау өлкәсендә эшләр планлаштыру өчен файдаланырга мөмкин. Узган елда зарарлы объектларның таралуы һәм үрчүе күп еллардагыча урта дәрәҗәдә. Яклау чаралары 77,8 млн. га мәйданда башкарылган. Россия Федерациясендә үсемлек корткычларының һәм авыруларының фитосанитар мониторингы 171,9 млн. га тәшкил итте, чүп үләннәрнеке 45,8 млн. га. «Россельхозцентр» ФДБУ белгечләре тарафыннан башкарылган орлыкларга фитоэкспертиза күләмнәре – 6026,2 мең тонна. Бәрәңге утырту алдыннан бүлбеләрне анализлау күләме – 557,7 мең тонна, бу 2012 ел белән чагыштырганда 15,7 мең тоннага күбрәк. 6,3 млн. тонна орлык, 521,3 мең тонна бәрәңге бүлбесе агуландырылган, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы.

Авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләренең фитосанитар торышын күзәтүнең тулы тексты «Россельхозцентр» ФДБУ сайтында урнаштырылган. Ул шулай ук 2014 елның мартында «Защита и карантин растений» журналына кушымта итеп бастырып чыгарылачак. «Россельхозцентр» ФДБУ филиаллары тарафыннан шундый күзәтүләр Россия Федерациясенең һәр субъекты өчен төзелде һәм ачык матбугатта бастырып чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International