Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында “2014-2020 елларга Россиянең авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрен мелиорацияләүне үстерү” Федераль максатчан программасы кысаларында үткәрелә торган авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне мелиорацияләүне үстерүнең төбәк программаларын сайлап алуны оештыру буенча эш дәвам итә.
Бүгенге көнгә аграр ведомствоның 2013 елның 18 декабрендәге № 485 боерыгы Россия Юстиция министрлыгында теркәлү узды (№31157, 29.01.2014). Әлеге Документта Россия Федерациясе субъектларының мелиорацияләү өлкәсендәге программаларын йә авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә тоткан чыгымнарын өлешчә кайтаруны күздә тотучы ярдәмче программаларын конкурс нигезендә сайлап алу тәртибе билгеләнгән.
Россия Федерациясенең 49 субъектыннан, шул исәптән әлеге тармак агросәнәгать комплексының потенциалын арттыра торган төп факторларның берсе булган төбәкләрдән – Алтай һәм Ставрополь крайларыннан, Башкортостан, Дагстан һәм Татарстан Республикаларыннан, Чечня Республикасыннан, шулай ук Омск һәм Ростов өлкәләреннән мелиорацияләүне үстерү программалары (ярдәмче программалары) алынды инде.
Төбәк программаларын эшләп бетерү һәм аларны билгеләнгән тәртиптә раслау, чараларны гамәлгә ашыру буенча тиешле норматив документлар кабул итү максатларында программаларны кабул итү срогы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2014 елның 14 февраленә кадәр озайтылды.