Конкурсның төп максаты – Татарстан Республикасы АПКсын үстерүгә ярдәм итә торган перспектив проектларны ачыклау һәм гамәлгә кертү. Тапшырылган инновацион проектлар авыл хуҗалыгын модернизацияләүнең өстенлекле юнәлешләренә туры килә. Эксперт комиссиясе каршында иң яхшы 7 эшләнмәнең презентациясе булды.
Катнашучылар үз чыгышларында проектларның максатларын һәм бурычларын билгеләп үттеләр, аларны гамәлгә ашыру барышында ниләр эшләргә планлаштырулары һәм нинди нәтиҗәләр булачагы турында сөйләделәр. Проектларның тематикасы бик төрле иде: энергияне сак тоту технологияләре өчен яңа «БУРАН» туфрак эшкәртү җайланмасын эшләү, эре мөгезле терлекләр өчен чит илдән кертелә торган энергопротеин концентратка альтернатив үзебезнекен булдыру һәм гамәлгә кертү, продуктивлылыгы югары эре мөгезле терлек үрчетү өчен нәтиҗәле ысул буларак маркерлы селекцияләү, яшелчә культураларын селекцияләү барышын тизләтү чыганакларын эзләү һ.б.
Эксперт комиссиясе 3 җиңүчене билгеләде, алар алга таба грант конкурсларында катнашу өчен эшләнмәләрен тулыландырып эшләп бетерергә тиешләр, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе.
Конкурста җиңүчеләрнең эшләнмәләре февральдә авыл яшьләренең II Форумына чыгарылачак, шунда аларны дипломнар һәм акчалата сертификатлар белән бүләкләячәкләр.