«Россельхозцентр» ФДБУ йомгаклар ясый

2014 елның 4 феврале, сишәмбе

Иртәгә, 5 февральдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Россельхозцентр» ФДБУның Орлыкчылык һәм үсемлекләрне яклау буенча Татарстан Республикасыфилиалының 2013 елда җитештерү эшчәнлеге йомгаклары һәм 2014 елда үсемлекчелек нәтиҗәлелеген арттыру буенча бурычлары» темасына киңәшмә узачак.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнаша.

Төп нотык белән «Росссельхозцентр» ФДБУның Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Таһир Һадиев чыгыш ясаячак.

«Росссельхозцентр» ФДБУның Татарстан Республикасы филиалы район бүлегенең үсемлекчелек нәтиҗәлелеген арттырудагы роле турында Биектау МРО башлыгы Сәгыйть Сәлахетдинов сөйләячәк. Актаныш муниципаль районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең һәм РСЦ ФДБУ филиалы район бүлегенең орлыкчылык һәм үсемлекләрне яклау өлкәсендәге уртак эшләре турында сөйләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International