Марат Әхмәтов Киров өлкәсе делегациясе белән очрашты

2014 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов агросәнәгать комплексы өчен кадрлар әзерләү тәҗрибәсен өйрәнүмәсьәләсе буенча Киров өлкәсе делегациясе белән очрашты.

Киров өлкәсе делегациясен өлкә Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Киров өлкәсе авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек департаменты башлыгы Алексей Котлячков җитәкли. Чарада шулай ук Вятка авыл хуҗалыгы академиясе ректоры Виктор Мохнаткин, «Клевера Нечерноземья» авыл хуҗалыгы консультация үзәге» Киров өлкәсе дәүләт бюджет учреждениесе директоры Николай Колпащиков һәм башкалар катнашты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Наил Хәмидуллин әйтүенчә, АПКны кадрлар белән тәэмин итүдәге төп проблемалар түбәндәгеләрдән гыйбарәт: авыл хезмәтен бәяләү (торак, хезмәт хакы, эш шартлар) дәрәҗәсенең түбән булуы, эш бирүчеләрнең битарафлык күрсәтүе, предприятиеләрдә кадрлар тәэмин итү эшенең планлы алып барылмавы, авыл мәктәпләрендә профильле (авыл хуҗалыгы юнәлешендә) белем бирелмәү, һөнәри белем бирү учреждениеләрендә белгечләр әзерләүнең җитәрлек дәрәҗәдә куелмавы.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда белгечләрне беркетеп калдыруның үз ысуллары белән бүлеште. Шул максаттан, эш башлаганда ук бер мәртәбә акчалата пособие бирелә, төп хезмәт хакына бюджеттан ай саен өстәмә түләнә, авыл хуҗалыгы җитештерүендәге белгечләргә авылны социаль үстерү программасы буенча торак төзү өчен субсидияләр һәм ташламалы кредитлар алуда өстенлекләр бирелә.

Киров өлкәсе делегациясенә югары уку йортларында аграр белем бирүнең сыйфатын күтәрү буенча күрелә торган чаралар турында да әйтеп киттеләр. Казан ДАУның Укыту-демонстрация үзәге үрнәгендә республикада мәгариф учреждениесенең эш бирүчеләр, җитештерүчеләр, авыл хуҗалыгы җайланмалары һәм техникасын белән тәэмин итүчеләр белән хезмәттәшлек итүнең инновацион моделе булдырылуы, профильле уртача һөнәри белемнәре булган белгечләрне кыскартылган программалар буенча укытылуын (КДАУда техникумнар тәмамлаган 500дән артык студент укый), алдынгы технологияләрне күздә тотып эшдәнгән укыту программаларының булуы, студентларның чит илләргә (АКШ, Голландия, Канада, Австралия, Чехия, Германия) стажировкага җибәрелүе хакында да сөйләшү булды.

Делегация шулай ук югары һөнәри белем бирү федераль мәгариф учреждениесе «Казан дәүләт аграр университеты”ның Укыту-демонстрация үзәгендәге эш белән дә танышачаклар.

Делегация көн дәвамында Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең “Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшерү институты” (ТатНИИСХ РАСХН) ДФУ директоры Марсель Таһиров белән очрашачак, ул институт эшләнмәләре белән таныштырачак.

Бүгенгә шулай ук Федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесен “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты (ДПО ТИПКА)” ректоры Николай Якушкин белән очрашу да планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International