Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында чыгыш ясады

2014 елның 31 гыйнвары, җомга

Соңгы биш елда Татарстан Республикасында авылга федераль һәм республика акчалары исәбеннән бюджет ярдәме 100 млрд. сумнан артып киткән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында сөйләде. Утырышның темасы агросәнәгать комплексының нәтиҗәлелеген арттыругабагышланган иде. Икътисадый совет утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, банк структуралары, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вәкилләре, шулай ук АПК предприятиеләре топ-менеджменты катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 8 ел эчендә 9 меңнән артык авыл 
гаиләсе торак шартларын яхшыртуга субсидияләр алган, бу программа республикада яхшы эшләп киткән. Татарстан Республикасы бюджеты ярдәменә килгәндә исә, шуның исәбенә бүген авылларда авыл җирлегендә медицина ярдәме күрсәтә торган фельдшерлык-акушерлык пунктларын (ФАПлар) төзү, каты өслек белән авыл юлларын төзү кебек программалар, “Чиста су” программасы гамәлгә ашырыла, гомуми белем бирү мәктәпләренә капиталь ремонт ясала, авылда урамнарны яктырту программасы һәм башка шундый программалар эшләп килә. 
Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә ярдәм итә торган «Лизинг-Грант» программасын аерым билгеләп үтте. Татарстан Республикасы Президенты әйтүенчә, 2006 - 2013 елларда шәхси хуҗалыкларга эшчәнлекләрен җәелдерү өчен 28,3 млрд. сумга 122 мең кредит бирелгән, узган елда моның өчен 22 меңгә якын кредит бирелгән. Фермерларга һәм шәхси хуҗалык тотучыларга урыннарда булышлык күрсәтү корылыктан соңгы хәлләрне яхшыртырга һәм терлек санын саклап калырга ярдәм итте, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Тулаем АПК предприятиеләренең, һава торышын, климатик шартларны һәм мондый бизнес алып баруның түбән нәтиҗәләргә китерүен исәпкә алып, авыр хәлдә булуларын да билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Аерым алганда, үткән ел терлекләрнең баш саны кимегән, соңгы биш елда бу сан 6,7% тәшкил иткән. «Авыл хуҗалыгы формированиеләренең финанс тотрыклылыгы әлегә бик зәгыйфь, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Зыян гына китерә торган бизнесларны оптимальләштерергә кирәк. Бу идарә системасына да, техник җиһазлауга да бәйле. Безгә авыл хуҗалыгы предприятиеләренең финанс тотрыклылыгын торгызырга кирәк.” Татарстан Республикасы Президенты, республикада авыл хуҗалыгы паркын яңарту һәм модернизацияләү темпларын арттыру программасы старт алды, дип искә төшерде. Программа өч елга исәпләнә һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә сатып алган техника хакының 40%ын кире кайтаруны күз алдында тота. Программаның еллык бюджеты 2 млрд. сум булачак. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, сыекландырылган табигый газны куллану турындагы яңа тәкъдимнәр шулай ук авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ягулыкның бәясен төшерергә ярдәм итәчәк. Татарстан Республикасы Президенты авылдагы кадрлар проблемасына аерым тукталды. Ул билгеләп үткәнчә, агрономнар, ветеринария табиблары, башка белгечләр җитешми авылга. «Хезмәт хакын җитәрлек дәрәҗәдә түләмичә, авылны югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү катлаулы булачак», - диде ул. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бүген белгечләргә белем бирү сыйфатын арттырырга, профильле югары уку йортларына студентларны максатчан җыюны тәэмин итәргә, аларны авылда калдыру чараларын күрергә кирәк. ВТО шартларында эшләүдән күренгәнчә, без әле көнбатыш илләренең җитештерүчеләре белән конкуренциягә чыгарга бик үк әзер түгел, диде Татарстан Республикасы Президенты, аерым алганда, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә ярдәм итү рәвешләрендә һәм алымнарында аерма бар, дип өстәде ул. Төп нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады. Ул искә төшереп киткәнчә, 2013 ел йомгаклары буенча авыл хуҗалыгы җыелма продукциясе якынча 160,6 млрд. сум (2012 елда – 150,1, 2011 елда – 150,4 млрд. сум) тәшкил итә. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең акчалата табышы – 62,5 млрд. сум (2012 елда – 59,9 млрд. сум, 2011 елда – 53,4 млрд. сум). Республикада 1 га сөрүлектән җыелма продукция округа иң югарылардан санала – 49,2 мең сум. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы республика авыл хуҗалыгы предприятиеләренең рейтингы турында да әйтеп китте. Предприятиеләрнең рейтингы хезмәт хакы дәрәҗәсе, 1 га сөрүлектән алынган керем, табышлылык, акчалата керемгә кредит чыгымнары күрсәткечләре буенча бәяләнде, дип әйтте ул. Республикада авыл хуҗалыгы тармагы икътисадында проблемалар җитәрлек әле, дип саный Марат Әхмәтов, бюджет ярдәменнән башка тармак алга китә алмый. Авылдагы уртача хезмәт хакына килгәндә исә, узган елда Татарстан буенча уртача хезмәт хакы 26, 4 мең сум булса, авылда бу күрсәткеч 13 мең сум иде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышы барышында шулай ук республиканың кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре дә чыгыш ясады, алар кыскача бүгенге эшләрнең торышы турында сөйләделәр, АПКның нәтиҗәлелеген күтәрү буенча тәкъдимнәр әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International