«Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ уннарча ел дәвамында кош итеннән сыйфатлы һәм имин продукцияҗитештерүче һәм тәэмин итүче булып санала. Сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премияләрен алуга конкурста «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ икенче мәртәбә катнаша. 2009 елда алган тәҗрибә алга таба эшләү юнәлешен билгеләргә ярдәм итте. Агымдагы елда компания коллективы башкарылган эшкә бәйсез бәяләмә алуына һәм җитештерелә торган продукция сыйфаты өлкәсендә үзенең лидерлыгын раславына ышана.
29 гыйнварда Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашында “Татарстан Республикасымәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагының 2013 елгы эш йомгаклары һәм 2014 елга бурычлары турында” киңәйтелгән коллегия утырышы булды.
27 гыйнвардан Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты (ДПО ТИПКА) өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә авыл хуҗалыгы формированиеләренең һәм РДВБ (РГВО) ветеринария табиблары “Экологик чиста терлекчелек продукциясе җитештерүне оештыру” программасы буенча укулар узалар.
Агымдагы елның 18 - 19 февралендә Авыл яшьләренең II Форумы узачак. Чара “2011 – 2015 елларгаТатарстан Республикасы авыл яшьләре” озак сроклы максатчан программа кысаларында Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе тарафыннан уздырыла.
Берлин шәһәрендә "Яшел атна - 2014" Халыкаара авыл хуҗалыгы күргәзмәсе тәмамланды. Киңкүләмле аграр форум 16 – 26 гыйнвар көннәрендә Германия башкаласында узды.
Бүген Россия кооперация университетының Казан кооператив институтында Татарстан Республикасы кулланучылар җәмгыятьләре вәкилләренең гомуми хисап җыелышы булды.
27 гыйнвардан Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты (ДПО ТИПКА)Федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә умартачылар үзләренең квалификацияләрен күтәрәләр.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында 27 гыйнварда Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Волков рәислегендә селектор киңәшмәсе узды. Очрашуның максаты – Россия Федерациясендә селекцияләүне, бөртекле һәм кузаклы культуралар орлыкчылыгын үстерүгә юнәлдерелгән беренчел чараларны билгеләү.
Агымдагы елның 4 - 6 февралендә Мәскәүдә терлекчелек һәм токым эшенең AgroFarmмахсуслаштырылган халыкара күргәзмәсе булачак.
Иртәгә, 28 гыйнварда,Россия кооперация университетының Казан кооператив институтындаТатарстан Республикасы кулланучылар җәмгыятьләре вәкилләренең гомуми хисап җыелышы булачак.