Көзге культуралар алдагы уңышның нигезен тәшкил итәләр һәм корылык булырга мөмкин төбәкләрдә ышанычлы культуралардан саналалар. Россия Федерациясе субъектлары АПК идарәләре органнары күрсәткечләре буенча 2014 ел уңышы нигезе итеп 4,7 млн. га көзге бөртекле культуралар (2013 елда – 16,3 млн. га). Шул исәптән 12 млн. га мәйданда – бодай, 2 млн. га артык мәйданда – арыш, 0,2 млн. га - тритикале һәм 0,4 млн. га - арпа. Шулардан 9,5 млн. га (64,9%) чәчүлек җирләр яхшы хәлдә, 4,5 млн. га (31,0%) - канәгатьләнерлек һәм 0,6 млн. га (4,1%) - начар хәлдә, бу уртача күпьеллык күрсәткечләргә туры килә. Моннан тыш, 0,2 млн. га мәйданда көзге рапс һәм 0,2 млн. га мәйданда көзге шепкән (рыжик) чәчелгән.
Бүген илебез аграрчылары актив рәвештә язгы кыр эшләренә әзерләнәләр. Росгидромет һәм төбәкләрнең агрохимүзәкләре тарафыннан даими рәвештә көзге культуралар чәчүлекләре торышының мониторингы алып барыла. Көзге үсемлекләрнең чыдамлыгын билгеләү һәм аларның юкка чыгу мөмкинлеген бәяләү өчен агрономия хезмәтләре белгечләре барлык хуҗалыкларда монолитлар сайлап алалар. Тикшеренү нәтиҗәләре агымдагы елның февралендә игълан ителәчәк.
Росгидромет күрсәткечләре буенча узган елның декабрендә һәм агымдагы елның гыйнварындагы беренче ункөнлегендә һава торышы гадәттән тыш җылы булды, бигрәк тә илебезнең көнбатыш территориясендә. Әмма гыйнвар уртасыннан Төньяк-Көнбатыш районнарда, Үзәк федераль округларның төньяк-көнбатыш һәм аерым көньяк районнарындасуытып җибәрде һәм бер үк вакытта кар да яуды.
Идел буе федераль округында көзге бөртекле культуралар калын катлам кар астында калды, бу исә аларны салкыннарда саклап калырга ярдәм итте. Әмма округның төньяк-көнчыгыш районнарда гыйнварның икенче яртысында кар катламы 45-50 см һәм аннан да күбрәккә җитте, ә шундый кар катламы астында туфракның туңган катламы тирән түгел. Шуңа күрә үсемлекләр сулау өчен туклану матдәләрен күбрәк тота башладылар. Мондый шартларда үсемлекләрдә парга әйләнү күбрәк була һәм алар зәгыйфьләнә.
Көньяк һәм Төньяк-Кавказ федераль округларда декабрьдә һәм гыйнварның беренче ункөнлегендә һава температурасы гадәттәгечәгә якын иде.
Салкыннар көчәеп китү аркасында Ростов өлкәсенең көньяк-көнчыгышында һәм Волгоград өлкәсенең көньягында туфракның минималь температурасы критик күрсәткечләргә кадәр төште. Бу исә көзге бодай кырларының кайбер өлешенә зыян китерергә мөмкин.
Урал федераль округында һәм Көнбатыш Себернең күпчелек районнарында көзге бөртекле культуралар гыйнвар ахырына кадәр әйбәт кышладылар.
Профильле департамент җитәкчесе Петр Чекмарев әйткәнчә, бүгенге көндә көзге бөртекле культураларның торышы куркыныч тудырмый. Соңгы нәтиҗәләрне үсемлекләр кар астыннан чыккач һәм вегетация чоры башлангач ясарга кирәк булачак. Күпьеллык уртача күрсәткечләр буенча соңгы ун елда чәчелгән көзге культураларның гомуми мәйданыннан 9,1%ы кышны киргенчә чыга алмый.
2014 елда Россия Федерациясе хуҗалыкларының барлык категорияләрендә язгы чәчүнең гомуми мәйданы 52,9 млн. га яисә узган елга караганда 103,1% булыр дип көтелә. (2013 елда – 51,4 млн. га), шул исәптән язгы бөртекле һәм кузаклы культуралар – 31,8 млн. га яисә узган елга караганда 101,7% (2013 елда – 31,3 млн. га), дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.