ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2014 ел
чәршәмбе

Агымдагы елның 27 февраленнән 1 мартына кадәр “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә «Иминлек һәм элемтә» XIX форумы узачак, ул тормыш эшчәнлеге иминлегенең төрле өлкәләрендәге эшләнмәләрне һәм җайланмаларны Татарстан Республикасында гамәлгә кертү буенча перспективалы эшлекле мәйданчык булып тора.

Кичә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов Сарман муниципаль районы “Нуркәй” агрофирмасының машина-трактор станциясендә булды, язгы эшләргә әзерләнүнең барышы белән танышты. Аннары министрның беренче урынбасары Юлтимер сөт-товар комплексына һәм тиздән рәсми рәвештә ачыла торган участок ветеринария пунктына кереп чыкты.


25
февраль, 2014 ел
сишәмбе

Бүген Казан дәүләт аграр университетында Татарстан Республикасының Алексеевск, Аксубай, Яңа Чишмә, Нурлат һәм Чистаймуниципаль районнары башлыклары һәм районнарның авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре белән очрашулар булды.

Очрашулар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә уздырыла. Куелган төп максат – яшь белгечләрне авылда калдыру.

Узган атнада Мәскәү Хөкүмәтенең зур залында Россиянең крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең (АККОР) XXV съезды булып узды, анда илебезнең 80 төбәгеннән 900ләп делегат катнашты. Фермерларны кече рәвешле хуҗалыкларга дәүләт ярдәме, субсидияле кредитлар буенча бурычларны бетерү, инвестиция проектларын карау һәм язгы кыр эшләренә әзерләнү мәсьәләләре борчый иде.

Бүген республиканың Сарман һәм Югары Ослан муниципаль районнарында авыл мәктәпләренең чыгарылыш укучылары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре белән һәм югары һөнәри белем бирүфедераль дәүләт мәгариф учреждениесе Казан дәүләт аграр университеты, югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт мәгарифучреждениесе Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе галимнәре белән очрашалар.


24
февраль, 2014 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы авыл яшьләренең II Форумы узды. “2011-2015 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре” программасын гамәлгә ашыруның өчьеллык йомгакларын ясау өчен республиканың барлык муниципаль районнарының төрле һөнәргә ия булган 200дән артык яшьләре җыелды.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының һәм агросәнәгать комплексы идарәсе төбәк органнарының быелгы иң төп мәсьәләләреннән берсе – Азык-төлек иминлеге доктринасы күрсәткечләрен һәм 2013 – 2020 елларга авыл хуҗалыгын үстерүнең дәүләт программасын үтәү. Шул исәптән ашлык җитештерү күләмен кимендә 95 млн. тоннага, шикәр чөгендерен – 36,3 млн. тоннага, бәрәңгене 31 млн. тоннага җиткерү һәм үсемлек продукциясенең башка төрләрен җитештерүне тиешле дәрәҗәгә күтәрү. Болар барысы да илнең эчке ихтыяҗларын канәгатьләндерү, резерв әзерләү һәм экспорт мөмкинлеген үстерү өчен кирәк. Моннан тыш, һава шартларының көйсез булуы аркасында 2013 елның көзеннән бөртекле культураларның җитәрлек чәчелмәвен, шулай ук кышлау чорында ихтимал югалтуларны исәптә тотып, язгы чәчү мәйданы 2 млн. гектарга арттырылырга мөмкин.


21
февраль, 2014 ел
җомга

Агымдагы елның 20-21 февралендә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгенең Конгресс-залында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе кысаларында “ВТО шартларында 2014-2015 елларда сөт һәм ит тармакларын үстерү перспективалары”, “ВТО шартларында дуңгызчылыкны нәтиҗәле алып бару, бүгенге проблемалар һәм үсеш перспективалары”, “Кошчылыкта проблемалы мәсьәләләр. Тармакны үстерү перспективалары” темаларына терлекчелек буенча түгәрәк өстәлләр узды.

Бүген Идел буе агросәнәгать форумы кысаларында “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә түгәрәк өстәлләр үткәрелә.

Агымдагы елның 18 - 21 мартында сөт, ит һәм кошчылык тармаклары өчен махсус әзерләнгән, Россиядә бердәнбер махсуслаштырылган чара – XII «Сөт һәм ит индустриясе» халыкара күргәзмәсе уздырылачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International