Агымдагы елның 20-21 февралендә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгенең Конгресс-залында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе кысаларында “ВТО шартларында 2014-2015 елларда сөт һәм ит тармакларын үстерү перспективалары”, “ВТО шартларында дуңгызчылыкны нәтиҗәле алып бару, бүгенге проблемалар һәм үсеш перспективалары”, “Кошчылыкта проблемалы мәсьәләләр. Тармакны үстерү перспективалары” темаларына терлекчелек буенча түгәрәк өстәлләр узды.
Очрашуларда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Россия Илкүләм дуңгызчылар берлеге генераль директоры Юрий Ковалев, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшерү институтының (ТатНИИСХ) терлекчелек буенча фәнни-техник үзәге җитәкчесе Шамил Шакиров, “КВ-Агро” ААҖнең тукландыру буенча генераль директоры урынбасары Рөстәм Газизуллин, Татарстан Сөт җитештерүчеләр берлеге генераль директоры Денис Пирогов, “Ак Барс” ХКның терлекчелек буенча АПК департаменты директоры урынбасары Иван Коновалов, ВНИТИП ДФУның фәнни эш буенча директор урынбасары Иван Егоров, “Агросила групп” ЯАҖнең “Чаллы-Бройлер” ҖЧҖ эшчәнлеге мәсьәләләре буенча башкарма директоры Җәлил Хәсәнов, “Татарстан кошчылык сәнәгате” ҖЧҖ генераль директоры Марс Алиев, “Ак Барс” ПВК ҖЧҖ Лаеш филиалы директоры урынбасары Исмәгыйль Билалов чыгыш ясадылар.