ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

20 февральдә Мәскәүдә Хөкүмәт йортында Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциацияләренең XXV юбилей съездында катнашучыларның Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчесе белән бергә киңәшмәсе уза.


19
февраль, 2014 ел
чәршәмбе

Бүген «Казан ярминкәсе» үзәге территориясендә «2013 елда Татарстанның АПК үсеше йомгаклары һәм 2014 елда авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру юллары» темасына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды.


18
февраль, 2014 ел
сишәмбе

Агымдагы елның 13 - 16 февралендә Минзәлә шәһәрендә Татарстан Республикасының «Сәламәтлек»XI авыл Спартакиадасы программасы нигезендә Татарстан Республикасы “Уңыш” физкультура – спорт җәмгыяте тарафыннан Кама аръягы зонасының (II зона) авыл ирләр командалары арасында волейбол буенча зона ярышлары уздырылды.


17
февраль, 2014 ел
дүшәмбе

2014 елның 19 – 21 февралендә Казанда “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә Идел буе агросәнәгать форумы узачак, ул 17 нче Халыкара махсуслаштырылган “Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе фермеры” күргәзмәсен һәм 14 нче махсуслаштырылган “Волгапродэкспо” күргәзмәсен берләштерә.

Өстәмә һөнәри белем бирү федераль бюджет дәүләт мәгариф учреждениесе “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” (ФГБОУ ДПО ТИПКА) өстәмә белем бирү программалары нигезендә «АПКда мнеджмент», «Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлешләре буенча түләүсез яңадан һөнәри әзерләү курсларына укучылар кабул итү турында игълан итә.


14
февраль, 2014 ел
җомга

Кичә республиканың берничә муниципаль районында авыл мәктәпләренең чыгарылыш укучылары белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре һәм югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт мәгариф учреждениесе Казан дәүләт аграр университеты, югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт мәгариф учреждениесеКазан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе галимнәре очрашты.

Кичә Саба муниципаль районының Урман хуҗалыгы поселогында модульле участок ветеринария пунктларын төзү программасы буенча төзелгән яңа участок ветеринария пунктын ачу тантанасы булды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык сигезенче утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Мурад Гаделшин “Муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына 2016 елда Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуны уздыруны әзерләүгә Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” Татарстан Республикасы законы проектын тәкъдим итте.


13
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Әлмәтнең «Теннис-Сити» спорт-савыктыру үзәгендә герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган “Көрәш” республика турнирын ачу тантанасы булды. Аның оештыручылары “Ватаным Татарстан” газетасы редакциясе һәм Татарстан Республикасының Татар-башкорт көрәше федерациясе. Быел турнирда 50 команда катнаша.

Татарстанда быел беренче мәртәбә корылыкка чыдам сабан бодае үстерәчәкләр. Ул Татарстан, Самара, Башкирия, Ульяновск һәм Төньяк Казахстан селекционерлары төркеме тарафыннан булдырылган«Экада-113» дип аталачак, дип хәбәр итте яңалык авторларының берсе – Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшерпенү институтының сабан бодае селекциясе бүлеге мөдире, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Нурания Василова.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International