Агымдагы елның 27 февраленнән 1 мартына кадәр “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә «Иминлек һәм элемтә» XIX форумы узачак, ул тормыш эшчәнлеге иминлегенең төрле өлкәләрендәге эшләнмәләрне һәм җайланмаларны Татарстан Республикасында гамәлгә кертү буенча перспективалы эшлекле мәйданчык булып тора.
Чараны оештыручылар: Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Россия Федерациясе Иминлек советы, Россия Федерациясе эчке эшләр министрлыгы, Россия Федерациясе Транспорт министрлыгы, Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы, Россия Федерациясе Россия Федерациясе Спорт министрлыгы, Россия мәгариф академиясе, «ERTICO» Европа интеллектуаль транспорт системалары, «Татарстан Республикасы БДД фән һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясе» ДКУ, «Тормыш эшчәнлеге иминлегенең фәнни үзәге» ДБУ, «ЕВРАЗИЯ ТЕХНОЛОГИЯ КОМПАНИЯСЕ», «Казан ярминкәсе» ААҖ.
Форум эшендә 24 илдән вәкилләр катнашты.
Форум кысаларында «Тормыш эшчәнлеге иминлегенең хәзерге проблемалары: бүгенгесе һәм киләчәге» III Халыкара фәнни-гамәли конференция һәм «Иминлек», «Элемтә», «Хезмәтне саклау һәм аның иминлеге» дигән өч махсуслаштырылган күргәзмә үткәреләчәк.
Күргәзмәләрнең максаты – юл хәрәкәте иминлеген, янгын куркынычсызлыгын, сәнәгать, экологик, медицина, мәгълүмат, шәхси һәм мөлкәти иминлекне, элемтә, телекоммуникация һәм мәгълүмат технологияләре өлкәсендә иминлекне тәэмин итүдә яңа техник мөмкинлекләрне демонстрацияләү, шулай ук контрольнең, яклау һәм саклауның аеруча перспектив системаларын сайлап алуда һәм җайланмалар, товарлар җитештерүчеләр, хезмәтләр күрсәтүчеләр һәм аларның продукцияләрен кулланучылар арасында эшлекле элемтәләр урнаштыруда ярдәм итү.
«Тормыш эшчәнлеге иминлегенең хәзерге проблемалары: бүгенгесе һәм киләчәге» III Халыкара фәнни-гамәли конференция 2014 елның 27-28 февралендә булачак.
Конференция эшендә Россиянең һәм АКШ, Австрия, Англия, Германия, Финляндия, Чехия, Йемен, Мексика, Израиль, Төркия, Иран, Ангола, Индия, Украина, Казахстан, Беларусь .и зарубежных стран, таких как США, Австрия, Англия, Германия, Финляндия, Чехия, Йемен, Мексика, Израиль, Төркия, Иран, Ангола, Индия, Украина, Казахстан һәм Беларусь кебек чит илләрнең министрлыклары, ведомстволары, фәнни учреждениеләре җитәкчеләре, әйдәүче белгечләре һәм экспертлар катнашалар.
Конференцииянең максаты – тормыш эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә фәнни нигези тикшеренүләр нәтиҗәләре белән һәм инновацион эшләнмәләрне гамәлгә кертү тәҗрибәсе белән алмашу.
27 февральдә тормыш эшчәнлеге иминлеге өлкәсендә Россиянең һәм чит илләрнең әйдәүче белгечләре катнашында «Иҗтимагый иминлек», «Юлларда тормыш эшчәнлеге иминлеге», «Иҗтимагый байлык буларак, сәламәтлек», «Экологик иминлек», «Кешене һәм җәмгыятьнебүгенге көндә гадәттән тыш хәлләрдән яклау» кебек юнәлешләр буенча секция утырышлары узачак.
Секция утырышлары белән беррәттән күренекле практиклар катнашында мастер-класслар оештырылачак.
28 февральдә Россиянең һәм чит илләрнең министрлыклары, ведомстволары, фәнни учреждениеләре җитәкчеләре, әйдәүче белгечләре һәм экспертлар катнашында пленар утырыш булачак.