Агымдагы елның апрель башында Казанда IV Халыкара ветеринария конгрессы булачак.
Халыкара ветеринария конгрессы Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Россия кошчылык берлеге һәм башкалар катнашында ветеринария ассоциациясе тарафыннан оештырыла.
Узган атнада Арча муниципаль районында «Ак Барс Агро» ҖЧҖ хуҗалыгы базасында «Татарстанның элиталы орлыклары» Ассоциациясе СРО (үз-үзләрен җайга салучы оешмалар) әгъзаларының гомуми хисап җыелышы булып узды.
Россиядә чөгендер чәчеп үстерелә торган төп зоналар - кара туфраклы Үзәк һәм Төньяк-Кавказ төбәкләре, алар барлык мәйданның 76%ын тәшкил итәләр, шулай ук Башкортостан, Татарстан Республикалары, Пенза өлкәсе, Алтай крае. Кызганычка каршы, чәчелә торган зоналарның чикле булуы сәбәпле, бу культураны игү мөмкинлеге Россиянең бары тик 27 төбәгендә генә бар, аларда да аның уңдырышлылыгы, сыйфаты һәм чыгымнар дәрәҗәсе төрлечә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 21 февралендәге 104 номерлы карары белән 2014 елда агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме чаралары расланды.
Бүген Зәй шәһәрендә шикәр бәйрәме уздырылды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Тәтеш муниципаль районы Советының 44 сессиясе утырышында катнашты.
Утырышка кадәр министр Байраш сөт-товар фермасында “Яңа юл” ҖЧҖда хайваннарның кышлау шартлары белән танышты, Байраш һәм Никифорово авылларында 5 җитештерү объектында төзү-монтаж эшләренең барышы белән кызыксынды.
Рәсми тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Җәмәгать тәртибенсаклауны тәэмин итү һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимият органнары белән хезмәттәшлек итүен җайга салу буенча баш идарә җитәкчесе башлыгы Юрий Демидов, «ERTICO – Европа интеллектуаль системалары» ассоциациясе директорыРасмус Линдхольм һәм башкалар катнашты.
Район башлыгы Александр Шадриков 2013 ел эш нәтиҗәләре буенча нотык тотты. Ул, узган ел, бер яктан, XXVII БөтендөньяУниверсиадасы кебек мөһим спорт вакыйгаларына бай булса, икенче яктан, көйсез һава шартлары аркасында авыл халкы зур сынау кичерде, дип әйтеп китте. Шундый шартларда да районның социаль-икътисадый үсешен раслап, Александр Шадриков төрле эшчәнлек тармаклары буенча ирешелгән уңышларны барлап чыкты
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Кама аръягы зонасында «Эссен» гипермаркетлары сәүдә челтәрләрен яшелчә продукциясе белән тәэмин итеп торумәсьәләсе буенча киңәшмә булды.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов уздырды.
Агымдагы елның 27 февраленнән 1 мартына кадәр “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә «Иминлек һәм элемтә» XIX форумы узачак, ул тормыш эшчәнлеге иминлегенең төрле өлкәләрендәге эшләнмәләрне һәм җайланмаларны Татарстан Республикасында гамәлгә кертү буенча перспективалы эшлекле мәйданчык булып тора.