Бүген республиканың Сарман һәм Югары Ослан муниципаль районнарында авыл мәктәпләренең чыгарылыш укучылары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре белән һәм югары һөнәри белем бирүфедераль дәүләт мәгариф учреждениесе Казан дәүләт аграр университеты, югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт мәгарифучреждениесе Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе галимнәре белән очрашалар.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов Сарман муниципаль районы укучылары белән очраша.
Югары Ослан муниципаль районы чыгарылыш укучылары белән «РИВЦ» ТР ДУП генераль директоры урынбасары Алексей Манонин очраша.
Авыл мәктәпләренең чыгарылыш укучыларына республиканың агросәнәгать комплексы турында материаллар күрсәтәчәкләр, тармакны кадрлар белән тәэмин итү проблемалары һәм аның перспектив юнәлешләре турында фикер алышу булачак.
Республиканың АПК тармакларында 90 меңләп кеше эшли. Төп звеноның профильле белгечләр белән тәэмин ителеше түбәндәгечә: агрономнар – 86%, зоотехниклар – 77%, терлекчеләр – 90%, механизаторлар – 86% һәм башкалар. Республика авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшләүчедәр саны ел саен 6-8 % кими.
Мондый хәлнең төп сәбәпләре – хезмәт хакы түбән булганга күрә авыл хезмәтенең дәрәҗәсе булмау, торак, хезмәт шартларының тиешле дәрәҗәдә булмавы, шулай ук эш бирүчеләрнең кадрлар әзерләү мәсьәләсе белән кызыксынмавы.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда белгечләрне тотып калу чараларын күрә. Югары уку йортларын тәмамлап чыгучыларга башлангыч түләүләр һәм төп хезмәт хакына бюджеттан ай саен бер ел дәвамында өстәмәләр түләнә, АПК хезмәткәрләренә ел саен 100 мең сум күләмендә 500 грант бирелә, авыл хуҗалыгы җитештерүендә эшләүче белгечләргә авылны социаль үстерү программасы буенча торак төзү өчен субсидияләр һәм ташламалы кредитлар алуга өстенлекләр бирелә.
Авыл мәктәпләренең чыгарылыш укучылары белән очрашулар аларда аграр уку йортларына укырга керү теләге уяту һәм соңыннан аларны авыл хуҗалыгы предприятиеләренә эшкә җәлеп итү максатларында уздырыла.
Иртәгә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов Ютазы муниципаль районы укучылары белән, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бухгалтерлык исәбе һәм хисаплылык бүлеге башлыгы Әнис Закиров Азнакай муниципаль районы укучылары белән, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Мамадыш муниципаль районы чыгарылыш укучылары белән очрашалар.
Бу атнада шундый очрашулар Түбән Кама, Минзәлә, Әтнә, Лениногорск, Әлки, Аксубай, Тәтеш муниципаль районнарында булачак.