Бүген Казан дәүләт аграр университетында Татарстан Республикасының Алексеевск, Аксубай, Яңа Чишмә, Нурлат һәм Чистаймуниципаль районнары башлыклары һәм районнарның авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре белән очрашулар булды.
Очрашулар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә уздырыла. Куелган төп максат – яшь белгечләрне авылда калдыру.
Алексеевск районы делегациясе составында студентлар белән әңгәмәне район башлыгы Владимир Козонков, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Газинур Мусин, «Северный» ВЗП генераль директоры Рамил Сәлахетдинов, «Алга» күмәк хуҗалыгы рәисе Тәлгать Хамматов, «Красный Восток» ААҖнең персонал буенча генераль директоры урынбасары Алюстина Егорова үткәрделәр.
Аксубай районыннан Казан дәүләт аграр университетына район башлыгы Камил Гыйльманов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәлил Хәлимов, «Вамин-Аксу» агрофирмасы генераль директоры Искәндәр Зәйдуллин, «Аксубай азык-төлек корпорациясе» ҖЧҖнең баш икътисадчысы Равил Таһиров килделәр.
Яңа Чишмә районыннан очрашуда район башлыгы Вячеслав Козлов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Сергей Баранов, «Просто молоко» генераль директоры урынбасары Илнар Сөләймәнов булдылар.
Нурлат районыннан район башлыгы урынбасары Флюра Ногуманова, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ислам Сафиуллин, «Агроинвест» генераль директоры Наил Шәрәпов килделәр.
Чистай районыннан Чистай шәһәре һәм Чистай районы администрациясе Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Губеев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илгизәр Нуретдинов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең кадрлар буенча консультанты Елена Дмитриева килделәр.
Республика районнары вәкилләре Казан ДАУ студентларына республика авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге эш перспективалары турында сөйләделәр, хезмәт базарындагы вәзгыятьне тасвирладылар, авыл хуҗалыгы өлкәсенең белгечләргә ихтыяҗын расладылар, студентларны районнарның авыл хуҗалыгы предприятиеләренә практика узарга чакырдылар.