Икмәк уңса, аш булыр

2014 елның 24 феврале, дүшәмбе

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының һәм агросәнәгать комплексы идарәсе төбәк органнарының быелгы иң төп мәсьәләләреннән берсе – Азык-төлек иминлеге доктринасы күрсәткечләрен һәм 2013 – 2020 елларга авыл хуҗалыгын үстерүнең дәүләт программасын үтәү. Шул исәптән ашлык җитештерү күләмен кимендә 95 млн. тоннага, шикәр чөгендерен – 36,3 млн. тоннага, бәрәңгене 31 млн. тоннага җиткерү һәм үсемлек продукциясенең башка төрләрен җитештерүне тиешле дәрәҗәгә күтәрү. Болар барысы да илнең эчке ихтыяҗларын канәгатьләндерү, резерв әзерләү һәм экспорт мөмкинлеген үстерү өчен кирәк. Моннан тыш, һава шартларының көйсез булуы аркасында 2013 елның көзеннән бөртекле культураларның җитәрлек чәчелмәвен, шулай ук кышлау чорында ихтимал югалтуларны исәптә тотып, язгы чәчү мәйданы 2 млн. гектарга арттырылырга мөмкин.

Быел авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренә 53 млн. мең гектар җирдә язгы культуралар чәчүне башкарырга туры киләчәк. Язгы бодай, кукуруз, тары һәм дөге чәчү мәйданнарын арттыру, шулай ук бәрәңге һәм яшелчә мәйданнарының һәркайсын 38,9 мең һәм 9,5 мең гектарга җиткерү фаразлана.

Хәзер илебез игенчеләренең кызу эш вакыты – язгы бөртекле һәм кузаклы культуралар орлыкларын сатып алу һәм аларны язгы чәчүгә әзерләү эшләре бара.

Үсемлекчелек, химияләштерү һәм үсемлекләрне яклау департаменты директоры Петр Чекмарев хәбәр иткәнчә, көзге культуралар орлыклары партияләрен булдыру һәм аларның сыйфаты буенча Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан атналык мониторинг алып барыла. Мәсәлән, төбәкләрнең оператив күрсәткечләре буенча, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрдә бүген 5,9 млн. тонна язгы бөртекле һәм кузаклы культуралар орлыгы бар, ә ихтыяҗ 6 млн. тоннадан әз генә артыграк. Орлыклар белән тәэмин ителеш 97 % тәшкил итә, бу 2013 елның шул чорындагы күләмгә тиң. Кондицион орлыкларның гомуми күләме 75,1% тәшкил итә. Май культуралары орлыкларына ихтыяҗ - 225,7 мең тонна, шул исәптән көнбагышка - 42,3 мең тонна, сояга - 173,6 мең тонна, язгы рапска 9,6 мең тонна тәшкил итә. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренә 618,4 мең тонна бәрәңге орлыгы кирәк, бүгенге көнгә 485,5 мең тонна орлык бар. Аларда авыл хуҗалыгы һәм яшелчә культуралары орлыкларын әзерләү эшләре дәвам итә, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International