Агымдагы елның 18 - 21 мартында сөт, ит һәм кошчылык тармаклары өчен махсус әзерләнгән, Россиядә бердәнбер махсуслаштырылган чара – XII «Сөт һәм ит индустриясе» халыкара күргәзмәсе уздырылачак.
Форумда агросәнәгать җитештерүе тармагы тулысынча - токымлы хайваннар һәм кош-кортлар репродукциясеннән, аларны үстерүдән, караудан һәм симертүдән алып терлекчелек һәм кошчылык продукциясен эшкәртү һәм төргәкләүгә кадәр күрсәтеләчәк.
Күргәзмә кысаларында 19 мартта Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Терлекчелек һәм токым эше департаменты тарафыннан «Сөт терлекчелегендә генетика һәм токым эше» темасы буенча киңәшмә уздыру планлаштырыла. Анда терлекчелек өлкәсендә, аерым алганда, сөт бирә торган эре мөгезле терлек үрчетү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы белгечләчләрне кызыксындыра торган аеруча мөһим һәм бүгенге көн өчен актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу булачак.
20 мартта профильле Департамент белгечләре «Теория. Тәҗрибә. Хәл итү юллары» темасына семинар үткәрәчәкләр, ул анда катнашучыларга сөт тармагын әйдәп баручылар белән турыдан-туры аралашу һәм алардан киңәшләр алу мөмкинлеген бирәчәк, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы.
Чаралар турында мәгълүмат һәм алар буенча программалар өстәмә рәвештә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Терлекчелек һәм нәсел эше департаменты бүлегендәге «Вакыйгалар турында мәгълүмат» бүлекчәсендә урнаштырылачак.