Узган атнада Мәскәү Хөкүмәтенең зур залында Россиянең крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең (АККОР) XXV съезды булып узды, анда илебезнең 80 төбәгеннән 900ләп делегат катнашты. Фермерларны кече рәвешле хуҗалыкларга дәүләт ярдәме, субсидияле кредитлар буенча бурычларны бетерү, инвестиция проектларын карау һәм язгы кыр эшләренә әзерләнү мәсьәләләре борчый иде.
АККОРның XXV съездына хөрмәтле кунаклар булып Россия Хөкүмәте вәкилләре, Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт Думасы депутатлары, Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Николай Фёдоров, Россия Президенты каршындагы Эшкуарлар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Борис Титов, БМОның Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы (ФАО) вәкиле Владимир Рахманин, шулай ук Германия, АКШ, Казахстан, Беларусь Республикасы, Финляндия крестьян берлекләре һәм берләшмәләре вәкилләре килде.
«Узган еллар нәтиҗәләреннән күренгәнчә, фермерлык үзенең яшәү сәләтен ышанычлы рәвештә аклады, ул авыл хуҗалыгын үстерүдә җитди көчкә әверелде. Фермерлар турында алар Россия крестьян хуҗалыгы традицияләрен дәвам итүчеләр, эш сөючән, тырыш, кайгыртучан, үз эшләрен яратучы һәм янып-көеп эшләүче хуҗалар дип хаклы рәвештә әйтергә була», – диелә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин котлавында.
«Россия крестьяннарының мәнфәгатьләрен ныграк яклау өчен, тагын да алгарак китәргә мөмкинлек булсын өчен безгә бөтен көчне бергә тупларга кирәк», – дип, нәтиҗә ясады Николай Фёдоров, съездда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Юбилей съезды БМО тарафыннан игълан ителгән «Гаилә фермер хуҗалыкларының халыкара елы»нда үткәрелде. Съездда кече рәвешле хуҗалыкларга дәүләт ярдәменең нәтиҗәлелеген арттыру, җиргә кагылышлы мөнәсәбәтләр, авыл хуҗалыгы продукциясен сату ёщм кооперацияне үстерү, социаль төзекләндерүдә авылның роле турындагы мәсьәләләр каралды, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы.