Татарстан Республикасы авыл яшьләренең II Форумы узды. “2011-2015 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре” программасын гамәлгә ашыруның өчьеллык йомгакларын ясау өчен республиканың барлык муниципаль районнарының төрле һөнәргә ия булган 200дән артык яшьләре җыелды.
Дәүләт Думасы депутаты, Татарстанның яшьләр оешмалары Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов,Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов Форумның хөрмәтле кунаклары булдылар.
Үзенең тәбрикләү чыгышында Марат Әхмәтов, авылның матур киләчәге өчен бүген менә монда җыелган сезнең кебек яшьләр кирәк, диде. “Мин Татарстан авылларына һәм аның булдыклы, эшлекле яшьләренә сокланып карыйм. Сез бәйгеләрдә ярыша да, җиңә дә беләсез, сез чын мәгънәсендә иң кыюлар, иң көчлеләр”, - дип, горурланып әйтте министр.
Катнашучылар игътибарына өч проектның күргәзмәсе тәкъдим ителде, болар: “Агрокласс”, “Яшьлек мизгеле”, “Керменское городище” (“Кирмән шәһәрчеге”), “Сельский этнический туризм” (“Авыл этник туризмы”) һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгын модернизацияләү өлкәсендәге башка инновацион проектлар. Аларның һәркайсы авылның аеруча мөһим проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән. Мәсәлән, “Агрокласс” проекты мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар арасында һөнәри юнәлеш тренингларын гамәлгә кертүне, авыл хуҗалыгы һөнәрләре һәм агросәнәгать комплексында эшләүче гаилә династияләре турында социаль видеороликлар булдыруны, авыл хуҗалыгы белгечләре вакансияләре ярминкәләрен оештыруны күздә тота.
Форум кысаларында “Авыл җирлегендә яшьләр инициативаларын үстерү”, “Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар чорында авыл яшьләрен активлаштыру”, “Яшьләр мохитендә толерант фикерләүне булдыру һәм экстремистлыкны профилактикалау” темаларына тематик түгәрәк өстәлләр үткәрелде.
Форум ябылу алдыннан “Иң яхшы һөнәрче”, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгын модернизацияләү өлкәсендәге инновацион проектлар (идеяләр) республика конкурсларында җиңүчеләрне, вебинарлар программалары аша авылда бизнес алып бару нигезләре буенча дистанцион укуда катнашучыларның иң яхшы бизнес-проектларын бүләкләү башкарылды.Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсенә авыл яшьләре белән актив эш алып барырга һәм аларның идеяләрен тормышка ашырырга ярдәм итә торган яшь лидерлар да игътибарсыз калмады.
Форум анда катнашучыларга авыл хуҗалыгына кагылышлы яңалыклар белән танышырга һәм проблемалар хакында уйланырга, кайбер эшлекле тәкъдимнәр белән чыгарга, “2011-2015 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре” программасы буенча алда тора торган эшләрне билгеләргә ярдәм итте, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе.