Бүген Идел буе агросәнәгать форумы кысаларында “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә түгәрәк өстәлләр үткәрелә.
Техниканы техник, технологик модернизацияләү, нәтиҗәле эксплуатацияләү, аңа квалификацияле техник сервис күрсәтү темасына түгәрәк өстәлне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов үткәрә. Бу темага шулай ук Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшерү институты (ТатНИИСХ РАСХН) директоры Марсель Таһиров, “Идел буе дәүләт зона машина сынау станциясе» ФДБУ кафедралары мөдирләре, югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджетмәгариф учреждениесе Казан дәүләт аграр университеты, Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшерү институты галимнәре һәм башкалар чыгыш ясаячак.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов рәислегендәге түгәрәк өстәлдә ВТО шартларында дуңгыз үрчетү эшчәнлеген нәтиҗәле алып бару мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар. Фикер алышуда Россия Илкүләм дуңгызчылар берлеге генераль директоры Юрий Ковалев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Дәүләт ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов һәм башкалар катнаша.
Кошчылыктагы проблемалы мәсьәләләр, тармакны үстерү перспективалары хакында фикер алышуда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары белән бергә Россия кошчылык берлеге генераль директоры, икътисад фәннәре докторы Галина Бобылева, “Агросила групп” ЯАҖнең “Чаллы-Бройлер” ҖЧҖ эшчәнлеге мәсьәләләре буенча башкарма директоры Җәлил Хәсәнов, “Татарстан кошчылык сәнәгате” ҖЧҖ генераль директоры Марс Алиев һәм башкалар булачак.
“Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең икътисадый нәтиҗәлелеген һәм конкуренция сәләтен арттыру” темасына түгәрәк өстәлне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов алып барачак. Бу темага шулай ук икътисадый анализ һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Марат Низаметдинов чыгыәш ясаячак.
Исегезгә төшерәбез, Идел буе агросәнәгать форумы 19 – 21 февраль көннәрендә узачак. Күргәзмәләр “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгенең ике павильонында һәм үзәк территориясендә урамда урнаштырылган.
Беренче павильонда Россиянең 30 шәһәреннән агросәнәгать предприятиеләренең 150дән артык компанияләре үз экспонатларын урнаштырганнар, бу шәһәрләр арасында Воронеж, Омск, Саранск, Краснодар, Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан һәм Татарстан районнары бар. Экспонентлар арасында шулай ук Польша һәм Италия компанияләре дилерлары да бар. Урта һөнәри уку йортлары, махсуслаштырылган журналлар, орлыклар һәм ашламалар, авыл хуҗалыгы техникасы өчен запас частьләр җитештерүчеләр һәм башкалар үз продукцияләрен һәм хезмәт күрсәтүләрен презентацияләделәр.
Икенче павильонда Татарстанның агросәнәгать комплексы казанышлары күрсәтелде. Экспозиция тематикасы буенча берничә блокка бүленгән: икътисад, мәгариф һәм фән, терлекчелек, механикалаштыру, кече эшчәнлек рәвешләре, азык-төлек продуктлары. Татарстан Республикасы компанияләренең казанышлары мәгълүмат стендларына куелган һәм өлешчә күрсәтмә материалларда чагылдырылган.
Күргәзмә комплексы территориясендә ачык һавада авыл хуҗалыгы техникасы урнаштырылган: тракторлар, вальцовка тегермәне, сөт ташый торган такси, органик ашламалар сиптерә торган җайланма, сөт суыткыч-танк һәм башкалар. Татарстан районнарыннан крестьян-фермер хуҗалыклары продукциясе өчен дә ярминкәдә урын бар иде, казанлылылар алардан бал, ит һәм төрле ярымфабрикатлар сатып ала алалар.