Николай Титов Сарман районында булып кайтты

2014 елның 26 феврале, чәршәмбе

Кичә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов Сарман муниципаль районы “Нуркәй” агрофирмасының машина-трактор станциясендә булды, язгы эшләргә әзерләнүнең барышы белән танышты. Аннары министрның беренче урынбасары Юлтимер сөт-товар комплексына һәм тиздән рәсми рәвештә ачыла торган участок ветеринария пунктына кереп чыкты.

Николай Титов шулай ук агросәнәгать комплексы өчен югары квалификацияле эшче кадрлар әзерләп чыгара торган Сарман аграр колледжында авыл мәктәпләренең чыгарылыш укучылары белән очрашты.

«Бу колледж безнең горурлыгыбыз. Монда 8 юнәлеш буенча белгечләр әзерлиләр. Студентлар агрофирма кырларында, укыту хуҗалыкларында югары технологияле техникаларда практика узалар. Аларның теориясе дә, практикасы да камилләшергә тиеш, ә моңа исә белем һәм күнекмәләр дәрәҗәсен күтәреп кенә ирешергә мөмкин», - диде муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров һәм, очрашуны ачып, Николай Титовка сүз бирде.

«Сезнең районыгыз бик матур, мөмкинлекләр җитәрлек, яңа объектлар төзелә, фермер хуҗалыкларын, кече һәм урта бизнесны үстерү өчен бөтен шартлар тудырылган, - дип әйттеНиколай Титов. – Аграр югары уку йортларында белем алганнан соң, үзегезнең хезмәт эшчәнлеген туган җирегездә дәвам итү мөмкинлеге бар».

Аннары ул республиканың авыл хуҗалыгы буенча югары уку йортларына керү һәм уку шартлары, алардагы өстенлекле мөмкинлекләр белән таныштырды.

Студентлар һәм Сарман муниципаль районыны урта мәктәпләренең һәм гимназиясенең чыгарылыш укучылары алдында чыгыш ясаган Казан дәүләт аграр университетының Механикалаштыру һәм техник сервис институты директоры Сергей Яхин, аграр университетны тәмамлаучылар арасыннан республика һәм район дәрәҗәләрендә җитәкче вазыйфаларын биләүчеләр күп, дип билгеләп үтте.

Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе ректоры ярдәмчесе Булат Камалов ветеринар һөнәре үзенчәлекләренә, югары уку йортына керү шартларына тукталды.

КДАУның агробизнеста машиналар һәм җайланмалар кафедрасы ассистенты Илдар Кәшапов укучылар арасында анкеталау уздырды. Укучыларга аграр югары уку йортлары турында видеоматериаллар да күрсәтелде.

Очрашуны тәмамлаганда, район башлыгы Нәфис Закиров үзенең дә шушы инженерларлармәктәбен узуын һәм аның белән горурлануын ассызыклап китте, шундый һөнәри юнәлештә эш алып баруның киләчәктә район өчен дә, яшьләр өчен дә уңай нәтиҗәләр бирүенә ышаныч белдерде.

Очрашуда катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Николай Титов очрашу ахырында районның Авыл хуҗалыгы идарәсе, агрофирмалар җитәкчеләре һәм белгечләре белән киңәшмә уздырды, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының киләчәктәге эшләре белән, авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме буенча республикада гамәлгә ашырыла торган программалар белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International