Татарстан Республикасында 2021 елдан башлап Россельхозбанк ярдәме белән 6 эре инвестиция проекты гамәлгә ашырылды. Финанс ярдәменең гомуми күләме 7,4 млрд сум тәшкил итте. Мөслим, Азнакай, Лениногорск һәм Бөгелмә районнарында яңа сөт-товар фермалары һәм терлекчелек комплекслары төзелде. Объектлар 10 350 башка кадәр савым сыерларын, шулай ук 5100 баш токымлы яшь сөт терлеген тотарга мөмкинлек бирә.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә Оман һәм Иран делегациясе белән очрашу узды. Очрашуда шулай ук министр урынбасары Рөстәм Гайнуллов һәм «РАЦИН» АҖ генераль директоры Денис Самодуров катнаштылар.
Мәскәүдә илебезнең АПКсында төп эшлекле вакыйга - 26нчы «Алтын көз-2024» Россия агросәнәгать күргәзмәсе узды. Быел күргәзмә беренче тапкыр К.А.Тимирязев исемендәге РДАУ-МАХА базасында яңа «Тимирязев-Центр» укыту-күргәзмә үзәге мәйданчыгында оештырылган иде.
Бал төбәге – умартачылыкны үстерү буенча Россиядә алдынгы урыннарны алучы Татарстанны кайчак шулай атыйлар. 2023 елда гына да республикада 3,5 мең тоннадан артык товар балы җитештерелгән. Үз бизнесында традицияләрне һәм инновацияләрне берләштергән Татарстан умартачылар династиясе вәкиле бал җитештереп кенә калмыйча, бу процессны туристлар өчен дә мавыктыргыч итәргә, умарталыклар тирәлегендә тулы бер туристлык инфраструктурасы булдырырга мөмкин булуын исбатлады. Узган ел Россельхозбанкның «Фермер мәктәбе» мәгариф проектын «Агротуризм» юнәлеше буенча тәмамлаган һәм яңа «Кооперация» курсын узучы Дмитрий Евдокименко үз эшчәнлеге юлындагы төп этаплар турында сөйләде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исемемнән һәм шәхсән үзем сезне һөнәри бәйрәмегез - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәтчәннәренә бүләкләрне Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин һәм Авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут тапшырдылар.
«Алтын көз - 2024» 26нчы Россия агросәнәгать күргәзмәсенең эшлекле программасындагы төп чара - «Россия агросәнәгате – 2030: технологик лидерлыкка ирешү юллары» темасына пленар утырыш узды. Чарада РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин, Авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут, субъектлар башлыклары, хакимиятнең федераль органнары, фән, мәгариф һәм бизнес вәкилләре катнашты. Утырышны ачып, Михаил Мишустин, «Алтын көз» күргәзмәсе тәҗрибә уртаклашу, тармак үсешенең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышу мәйданчыгына әверелде, дип билгеләп үтте. Премьер-министр әйтүенчә, форумда яңгыраган тәкъдимнәр авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме системасын төзергә һәм тармак алдына Россия Президенты тарафыннан куелган бурычларны тормышка ашырырга ярдәм итә.
Бу көннәрдә Мәскәүдә илебезнең АПКсында төп эшлекле вакыйга - «Алтын көз- 2024» 26нчы Россия агросәнәгать күргәзмәсе уза. Быел күргәзмә беренче тапкыр К.А.Тимирязев исемендәге РДАУ-МАХА базасында яңа «Тимирязев-Центр» укыту-күргәзмә үзәге мәйданчыгында оештырылды. Бүген Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут «Алтын көз - 2024» күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасы экспозициясендә булды.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткән ветераннарны Халыкара өлкәннәр көне белән котладылар. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында бу күркәм традиция күптән инде дәвам итә. Чарада Татарстан Республикасы АПКсының Ветераннар советы рәисе Марс Алиев, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм Алексей атакай катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов һәм министр урынбасары Рафаэль Фәттахов Мәскәү шәһәрендә «Агросалон-2024» халыкара авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары күргәзмәсендә булдылар.