“Казан Агро” - ул ел саен оештырыла торган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе һәм ул 200дән артык компанияне берләштерә, аның 35000 кв. метр территориясендә һәр елда 12 000нән артык кеше бергә җыела.
12 - 14 февральдә күргәзмә кунакларына агросәнәгать комплексының техника һәм запас частьләр, терлекчелек, үсемлекчелек, цифрлаштыру, азык-төлек сәнәгате, хезмәт күрсәтүләр, кече хуҗалыклар, мәгариф һәм фән өлкәләрендәге уңыш серләрен һәм тәкъдимнәрен күрү һәм ишетү мөмкинлеге булачак.
«Казан Агро» кысаларында өч көн дәвамында түбәндәге юнәлешләр буенча түгәрәк өстәлләр узачак: “Терлекчелек”, “Үсемлекчелек: сыек ашламалар куллануның нәтиҗәлелеге”. “Логистика, саклау һәм куллану буенча технологик чишелешләр. Ярдәм чаралары”, “АПКда процессларны модернизацияләү, цифрлаштыру һәм автоматлаштыру. Авыл хуҗалыгы җитештерүенә пилотсыз очу системаларын кертү”, “Умартачылык”, “Татарстан Республикасында кече хуҗалыкларны үстерү перспективалары: проблемалар, тенденцияләр, өстенлекләр”, “Аграр секторда цифрлы трансформация”, “Татарстан Республикасының АПК продукциясен экспортлау”, “Агроиминиятләштерү. Нинди программаны сайларга? Хуҗалык үзенә килгән нинди зыянны каплый алачак?” һәм “АПКда кадрлар”.
Тулырак мәгълүмат һәм чаралар программасы белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: http:/ / kazan-agro. ru/delovaya-programma#raspisanie