Министрлыкта АПК ветеранын котладылар

2025 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы ветераны Шамил Шакировны котладылар.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм зоотехника тармагындагы уңышлары өчен авыл хуҗалыгы фәннәре галименә һәм докторына «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны» дигән күкрәк билгесе тапшырылды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров исеменнән хайваннар организмында синтетик аминокислоталарның, макро- һәм микроэлементларның, антиоксидантларның һәм башка биологик актив матдәләрнең физиологик-биохимик ролен һәм продуктив йогынтысын өйрәнүдәге, шулай ук үзебезнең һәм чит илләрнең югары продуктив сыерларында матдәләр алмашын коррекцияләү системаларын булдырудагы уңышлары өчен аны министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов котлады.

Шулай ук Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар советы рәисе Марс Алиев Шамил Шакировка Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы Ветераннар советының Котлау хатын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International