Бүген Министрлыкта киңәшмә узды, аның кысаларында Министрлык Аппараты, Министрлык карамагындагы учреждениеләрнең территориаль органнары хезмәткәрләре өчен коррупциягә каршы агарту эшләре характерындагы лекция булды. Лекциядә спикер буларак Казан (Идел буе) федераль университетының проректор урынбасары - Комплекслы иминлек департаменты директоры – Валерий Красильников чыгыш ясады. Киңәшмә онлайн һәм офлайн форматларда оештырылды.
Татарстан Республикасы делегациясе 26нчы “Алтын көз” Россия агросәнәгать күргәзмәсендә катнашачак. Ул 9 - 12 октябрьдә Тимирязев академиясе базасында төзелгән «Тимирязев үзәге» укыту-күргәзмә комплексы мәйданчыгында узачак.
Бу ялларда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Аппараты илнең төп байлыкларының берсе булган Россия урманына сакчыл караш тәрбияләү максатында «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясен хуплады.
Бүген Арча районының Яңа Кырлай авылында гадәткә кергән матур бәйрәм - Ат көне узды.
Татарстан Республикасында14 сентябрьдән гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды, алар Татарстан Республикасының 20 мәйданчыгында уза.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Сибур-ТР» АҖ генераль директоры Айрат Сафин һәм «Сибур» ҖЧҖенең «Агросәнәгать комплексы» дивизионы директоры Сергей Роскошный белән очрашу узды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов, министр урынбасарлары Дмитрий Яшин, Гөлүс Баязитов, Рөстәм Гайнуллов һәм АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Илнар Габбасов катнаштылар.
Бу шимбәдә 5 октябрьдә Арча муниципаль районында гадәттәге «Ат көне» ат спорты бәйрәме узачак. Чара 2015 елдан бирле Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Атчылык һәм ат спорты федерациясе, "Татмелиорация" траст компаниясе" ААҖ һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белән берлектә үткәрелә.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм министр урынбасары Дмитрий Яшин эш сәфәре белән Самара өлкәсендә булдылар.
Бүген Digital Innopolis Days&Innopolis Al Conference 2024 форумы кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Республика мәгълүмат-исәпләү үзәге» АҖ, директоры Нияз Хәлиуллин һәм Тимирязев академиясе, аның укыту эшләре буенча проректоры Елена Хохлова, ике арада төзелгән килешүне имзаладылар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә ярдәм чаралары турында»гы 2021 елның 15 июнендәге 452 номерлы карары нигезендә 2024 елның 7 октябреннән 18 октябренә кадәр шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан сөтчелек юнәлешендә мини-фермалар төзүгә, өч яшьтән зуррак булган бияләр тотуга һәм яшь кош-корт сатып алуга чыгымнар өлешен каплауга гаризалар кабул итү турында игълан итә.