Бүген Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры киңәшчесе Ольга Абрамованың эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасында гамәли генетика һәм биоиминлек юнәлешләре буенча агробиотехнопарк төзү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Чара Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узды.
Анда шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, министр урынбасары Гөлүс Баязитов һәм Татарстан Республикасының эре агросәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Эшлекле очрашу кысаларында агробиотехнопарк эшчәнлеге юнәлешләре, база резидентларын сайлау, объектны урнаштыру урыны һәм аны тиешле таләпләргә яраклаштыру өчен финанс күләмнәрен алдан исәпләү мәсьәләләре каралды.