2024 ел йомгаклары буенча Татарстанның сөт сәнәгате югары нәтиҗәләр күрсәтте. Татарстан тарихында беренче мәртәбә бер сыердан савым 8 274 килограммга җитте, бу исә чимал сөтен җитештерү күләмен 2 миллион 281 мең тоннадан арттырып җибәрергә ярдәм итте, шул исәптән авыл хуҗалыгы оешмаларында - 1 млн 559,5 мең тонна, КФХларда - 205,8 мең тонна, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда - 515,8 мең тонна.
Әмма республика буенча уртача күрсәткечләрдән бары тик 13 районда гына югары. Савым буенча Әтнә районы лидер. 2024 елда районда савым 11 мең тоннадан артык булган. Аннан аз гына калышып, Мамадыш, Саба, Минзәлә, Кукмара, Бөгелмә һәм Мөслим районнары бара, аларда 10 мең килограммнан артык.
Сөт терлекчелеге өлкәсендә күпьеллык тәҗрибә һәм белемнәр авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә терлекчелекне үстерүгә һәм республика икътисадына зур өлеш кертергә мөмкинлек бирә.
2025 елдан Россиядә 2030 елга кадәр исәпләнгән яңа илкүләм проектлар старт ала, шул исәптән Татарстанда да. Шуларның берсе - «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты, ул эшкуарлыкны, хезмәт җитештерүчәнлеген, икътисадны үстерүгә һәм инвестиция активлыгын арттыруга юнәлдерелгән.