ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

“Своё Фермерство” платформасында АПК предприятиеләре өчен В2В-маркетплейсында хезмәтләр күрсәтү бүлеге барлыкка килде. Хәзер агроэшкуарлар һәм предприятиеләр агробизнес өчен күрсәтелә торган хезмәтләр турындагы тәкъдимнәрне бушлай урнаштыра алалар. 


21
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Казанда XVIнчы БРИКС саммиты кысаларында «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсе уза. Ул 2024 елның 25 октябренә кадәр дәвам итәчәк. Ачык һавадагы күргәзмә якынча 3 мең кв. метр мәйданны били. Биредә Татарстанның 13 сәнәгать предприятиесе үз продукциясен тәкъдим итә. Экспозициянең күп өлеше авыл хуҗалыгы техникасына бирелгән. 


19
октябрь, 2024 ел
шимбә

Республикада14 сентябрьдән Казан шәһәрендә 13 мәйданчыкта, Чаллыда һәм Зеленодольск районында 2шәр мәйданчыкта, Түбән Камада 3 мәйданчыкта һәм муниципаль районнарда төрле даимилектә гадәттәге көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза.


18
октябрь, 2024 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә атчылыкны һәм ат спортын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Илнең төп авыл хуҗалыгы казанышлары белән таныштыру - “Алтын көз - 2024” XXVI Россия агросәнәгать күргәзмәсе эше тармак конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды. Татарстан аграрийларының фәнни казанышлары һәм эшләнмәләре бөтен илдән йөзләгән катнашучы арасында Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының иң югары бүләкләренә лаек булды.


17
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны, «Татарстан Республикасының атказанган зоотехнигы» Әлхать Вәлиевны котладылар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме чаралары турында» 2021 елның 15 июнендәге 452 номерлы карары нигезендә сөт юнәлешендә мини-фермалар төзүгә, өч яшьтән зуррак бияләр тотуга һәм яшь кош-корт сатып алуга чыгымнар өлешен каплауга шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гаржданнардан гаризалар кабул итүне 2024 елның 25 октябренә кадәр озайту турында хәбәр итә.


16
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Бөтендөнья икмәк көне -16 октябрьдә билгеләп үтелә торган бәйрәм.

2024 елның октябрь башына Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау күләме агымдагы бәяләрдә 305,4 млн доллар тәшкил итә. Бу - 2024 елга каралган план күрсәткеченнән 66,7%. Агросәнәгать комплексы продукциясен 258 тышкы икътисадый эшчәнлектә катнашучы дөньяның 52 иленә экспортлый. 2023 елда Татарстан Республикасы АПК продукциясе агымдагы бәяләрдә фактта 457,6 млн долларга экспортланган. Татарстан Республикасында чит ил базарларына сөт продукциясе җибәрү арта.

“Алтын көз” 26нчы Россия агросәнәгать күргәзмәсе - авыл хуҗалыгы өлкәсендә иң әһәмиятле һәм масштаблы вакыйгаларның берсе. Ул агросәнәгать комплексы казанышларын күрсәтү һәм тармакны үстерүнең төп мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен төп мәйданчык булып тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International