3 февральдән 7 февральгә кадәр Мәскәүдә «Экспоцентр» үзәк күргәзмә комплексы базасында «Продэкспо» - Россиядә һәм Көнчыгыш Европада иң эре халыкара азык-төлек һәм эчемлекләр күргәзмәсе узачак, ул 73 илдән 2660тан артык катнашучыны җыячак.
Күргәзмәдә азык-төлек һәм эчемлекләр белән тәэмин итүчеләр һәм җитештерүчеләр күпләп сату предприятиеләре, ваклап сату челтәрләре, кибетләр, кафелар һәм рестораннар белән хезмәттәшлек итү һәм контрактлар төзү шартлары турында фикер алышу өчен очрашалар.
«Продэкспо» кысаларында Россия сыйфат системасы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә «Russia Halal» павильонын тәкъдим итәчәк.
Үзебезнең базарга сыйфатлы азык-төлек продуктларын кертеп, «Продэкспо» өстенлекле илкүләм проектларны, шул исәптән «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектын гамәлгә ашырырга ярдәм итә.