Мәскәүдә яңа Третьяковка залларында 16 гыйнварда «Хезмәт сәнгате» күргәзмәсе ачылды. Бу ел саен үткәрелә торган «Время, вперед!» фестиваленең финал этабы. Арт-проектның төп идеясе - рәссамнар һәм скульпторларның осталыгы аша хезмәт кешесен күрсәтү.
Быел жюрига Россиянең 106 шәһәреннән ике мең гариза килгән. Жюри меңләгән эшләр арасыннан күргәзмәгә Татарстан рәссамнары тарафыннан «Август-Агро» җитештерү мәйданчыкларында төшерелгән биш картинаны сайлап алган. Аларның дүртесе «Уразмәт» (Мөслим районы) сөт-товар комплексы терлекчеләре белән очрашудан рухланып ясалган, тагын берсе - урып-җыюның иң кызган вакытында «Август-Кама Тамагы» кырларында пленэрда ясалган йомгаклар буенча язылган. Тәкъдим ителгән картиналарның авторлары: Чаллыдан Вера Герасимова һәм Татьяна Низамова, шулай ук Зеленодольскидан Сергей Царев.
“Время, вперед!” фестивален оештыручы һәм жюри рәисе Константин Бабкин күргәзмәне ачу тантанасындагы чыгышында болай дип билгеләп үтте: “Алты ел элек эшчеләрне күбрәк караңгы төсләрдә ясыйлар иде. Бүген без позитив, оптимизм, киләчәккә ышаныч күрәбез. Бу җәмгыятьтә кешеләр күңеленең чагылышы дип уйлыйм”.
Күргәзмәне ачу тантанасында фестиваль нәтиҗәләре игълан ителде һәм «Живопись», «Графика», «Скульптура һәм ДПИ», «Инсталляция» номинацияләрендә иң яхшы эшләр авторларын бүләкләделәр.
Август-Кама Тамагы кырларында комбайнчылар бригадасының эшен тасвирлаган “Вперед на грозу!” картинасы, авторы Татьяна Низамова, «Графика» номинациясендә өченче урынны алды.
Чаллы рәссамы «Август-Агро» җитештерү мәйданчыкларында ике тапкыр пленэрда катнашкан. Узган ел аның комбайнчы Шамил Нуруллин портреты төшерелгән триптихы да фестиваль финалистлары арасына кергән иде. Бу сезонда «Хезмәт сәнгате» күргәзмәсен аның өч рәсеме бизәде.
«Хезмәт сәнгате» (0+) күргәзмәсе 7 февральгә кадәр дәвам итәчәк.