2024 елда Зеленодольск сөт эшкәртү комбинатының HoReCa сегментын тәэмин итү күләме 22 %ка арткан

2025 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты 2024 елда HoReCa сегментындагы эшенә йомгаклар ясады. Предприятиенең үз аналитика хезмәте белешмәләре буенча, Татарстанның кунакчыллык индустриясен продукция белән тәэмин итү күләме 22%ка арткан. Шул ук вакытта үз эшендә комбинат продуктларын куллана торган оешмалар саны да арткан – 32дән 88 сәүдә ноктасына җиткән. Үсеш 63% тәшкил итә.

"Безнең предприятиенең системалы эше продукциянең сыйфатын югары дәрәҗәдә тотуга һәм базарда позицияләрне ныгытуга юнәлтелгәнлектән, быел без HoReCa партнерлары санын шактый арттыра алдык. Без әлеге сегментта хезмәттәшлекне актив үстерәбез, һәм инде үзебезне ышанычлы тәэмин итүче буларак күрсәтеп өлгердек", - дип сөйләде ЗМКның ваклап сату бүлеге башлыгы Илшат Фәтәхетдинов.

Завод Татарстан Республикасының кунакханә-ресторан бизнесы предприятиеләренә сөт продукциясен 2018 елда җибәрә башлаган. Хәзерге вакытта ул республика HoReCa сегментын даими рәвештә сөт, кефир, эремчек, каймак, катык, йогырт һәм атланмай белән тәэмин итә, аларның күләме айга 55 тоннадан артып китә. 2024 елда продукция белән гомуми тәэмин итү күләме 660 тонналап булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International