«Авыл яши – Деревня живет» проектында катнашучыларны электрон сәүдә системасы аша авыл хуҗалыгы продукциясен сату мөмкинлекләре белән таныштырдылар

2025 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Министрлыкта «Авыл яши – Деревня живет» проектын гамәлгә ашыру кысаларында алтынчы уку дәресе узды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов катнашты.

Уку дәресе кысаларында авыл хуҗалыгы продукциясен электрон сәүдә системасы аша сату мәсьәләләре каралды.

“Азык-төлек продукциясен һәм авыл хуҗалыгы продукциясен сату турында сөйләгәндә, куллану культурасының үзгәрүен исәпкә алырга кирәк, кешеләр продуктларга онлайн заказ бирүне өстенрәк күрә баралар. Авыл хуҗалыгы продукциясен сату өчен иң популяр интернет мәйданчыклар: «АгроСервер», «Ешь деревенское», «Самокат» «Яндекс маркет», — дип, билгеләп үтте Рөстәм Гайнуллов.

Россельхозбанк тарафыннан 2020 елда «Свое Родное» цифрлы платформасы эшләнде һәм уңышлы эшләп килә. Ул фермер хуҗалыкларына цифрлы сату каналларына керү мөмкинлеген тәэмин итә. 30 минут эчендә фермер хуҗалык витринасын төзи ала, продукция каталогын урнаштыра, түләү ысулларын көйли һәм заказларны илтеп тапшыра.

Әлеге платформада 70 мең төрдә товар белән 2 меңгә якын сатучы бар. Шул вакыт эчендә барлыгы 190 мең заказ үтәлгән. Сервиста тәкъдим ителгән төп төрләр – ит һәм сөт продукциясе, балык ярымфабрикатлары, бал, җиләкләр, яшелчәләр, икмәк-күмәч эшләнмәләре. Бу системада Кукмара, Алексеевск, Саба, Тукай, Балтач, Югары Ослан муниципаль районнары фермерлары актив эшлиләр.

Кече хуҗалыклар субъектларына ярдәм күрсәтү «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проектының «Кече һәм урта эшкуарлык» федераль проекты кысаларында башкарыла.

«Авыл яши – Деревня живет» проекты кысаларында түбәндәге темалар буенча 5 дәрес үткәрелде: “Федераль һәм төбәк дәрәҗәдә дәүләти җайга салу һәм дәүләт ярдәме чаралары”; “Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм чаралары”; “Авыл туризмын үстерү: кече хуҗалыклар керемнәрен продукцияне сату инструменты буларак диверсификацияләү”; “Кече хуҗалыкларда бухгалтерлык исәбе, хисаплылык һәм салым салу”; “Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы линиясе буенча дәүләт ярдәме чаралары”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International