Марат Җәббаров Илкүләм сөт җитештерүчеләр берлегенең XVI съезды утырышында катнашты

2025 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Мәскәүдә сөт индустриясе лидерларының Икенче форумы — сөт тармагында ел саен үткәрелә торган вакыйга узды, ул компанияләрнең, профильле министрлыкларның һәм ведомстволарның 500дән артык җитәкчеләрен һәм милекчеләрен, Россия төбәкләренең АПК идарә органнары вәкилләрен һәм тармакның потенциаль инвесторларын берләштерә.

Бүген форум кысаларында Илкүләм сөт җитештерүчеләр берлегенең XVI съездының пленар утырышы узды. Форум эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасарлары Гөлүс Баязитов һәм Рафаэль Фәттахов катнаштылар.

Съезд утырышында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев сорауларга җаваплар бирде.

Вице-премьер сүзләренә караганда, сөтчелек тармагының тотрыклы үсеше дәвам итә — 2024 елда Россиядә чимал сөтен җитештерү якынча 34 млн.тонна булган. Эшкәртү дә арта — эчә торган сөт, әче сөт продуктлары, сырлар, йогыртлар, сөт өсте һәм туңдырма җитештерү арткан. Җитештерүне киңәйтү экспорт өчен мөмкинлекләр тудырды. Үзебезнең сөт һәм сөт продукциясе өчен 90нан артык ил базарлары ачык.

Дмитрий Патрушев, сөт продукциясенә эчке ихтыяҗ үсеше тенденциясен исәпкә алып, үз базарыңны барлык төр товарлар белән кулай бәяләрдән тулысынча тәэмин итү мөһим, дип ассызыклады.

Хөкүмәт Рәисе урынбасары, Россиядә авыл хуҗалыгы тармагы күрсәткечләренең тотрыклы үсеше күзәтелә һәм дәүләт ярдәме күләмнәре буенча тармак беренче урында тора, дип билгеләп үтте.

“Сөтчелек тармагы ярдәм итү инструментларын җыелмасы белән иң тәэмин ителгән юнәлеш булды һәм булып кала да. Узган ел аңа 80 млрд сумнан артык акча җибәрелде. Бу үткән ел белән чагыштырганда бер ярым тапкырга диярлек күбрәк. Үсеш өчен База бар. Шул ук вакытта алдынгы технологияләрне кертү, автоматлаштыру һәм роботлаштыру исәбенә җитештерүне алга таба интенсификацияләү өчен барлык мөмкинлекләрне файдаланырга кирәк”, — диде вице-премьер.

Съезд программасында «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектына багышланган пленар дискуссиягә аерым игътибар бирелде.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут 2030 елга кадәр куелган планнар һәм бурычлар турында сөйләде: «АПК продукциясен җитештерү күләме - чирек күләмгә, ә экспорт 1,5 тапкырга артырга тиеш». Шулай ук илкүләм проектка керә торган федераль проектлар турында әйтте, болар: «АПКда биотехнологияләр», «Ветеринария препаратлары», «АПКда кадрлар», «Селекция һәм генетика» һәм «АПК өчен техника һәм җайланмалар».

Дмитрий Патрушев, «АПКда кадрлар» федераль проекты агросәнәгать комплексы өчен кирәкле һөнәрләрнең абруен күтәрүгә һәм тармакны, шул исәптән сөтчелек юнәлеше буенча да, белгечләр белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән, дип, билгеләп үтте.

Форум кысаларында шулай ук «Сөт бизнесы белән идарә итүдә буыннар алмашы» һәм «Илкүләм сөт җитештерүчеләр берлеге эшенә йомгаклар ясау”. Дискуссия сессиясе» секцияләре узды.

Чарада катнашучылар конструктив диалог кысаларында тармакның үсеш перспективалары, дәүләт ярдәме чаралары, тармакның инвестицион җәлеп итүчәнлеге турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International