Министрлыкта Нәсел ресурсларының федераль дәүләт мәгълүмат-аналитика системасында (ФГИАС ПР) эшләү буенча уку семинары узды

2025 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры киңәшчесе Ольга Абрамова рәислегендә Нәсел ресурсларының федераль дәүләт мәгълүмат-аналитика системасында эшләргә өйрәтү программасы буенча уку семинары узды. 

Чарада Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Терлекчелек һәм нәсел эше департаменты директоры урынбасары Галина Сафина, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры урынбасары Гөлүс Баязитов, нәсел эше һәм терлекләр үрчетү бүлеге башлыгы Дамир Миңнебаев, нәсел хуҗалыклары җитәкчеләре һәм селекционерлары, «СОЮЗПЛЕМ» комерциягә карамаган оешма белгечләре, «ЭЛИТА» баш нәсел предприятиесе АҖ белгечләре, республика нәсел хезмәте белгечләре һәм Нәсел ресурсларының федераль системасын кертү буенча Дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең профессор-мөгаллимнәр составы катнашты.

"Ил эчендә һәм Россиядән читтә, аерым алганда, Казахстанда, Үзбәкстанда һәм башка илләрдә нәселле терлекләргә ихтыяҗ элеккечә үк югары. Без конкурентлыкка сәләтле булырга, яңа таләпләргә һәм карашларга туры килергә тиеш, ә бу исә нәсел кыйммәте расланган нәсел продукциясен (материалын) Нәсел ресурсларының федераль дәүләт мәгълүмат-аналитика системасында сатарга мөмкинлек тудыра һәм бу нәсел эшен оештыруның нәтиҗәлелеген һәм хуҗалыкларның икътисадын яхшыртырга ярдәм итәчәк. Бүген һәркемнән актив эш алып бару таләп ителә", - дип, билгеләп үтте министр урынбасары Баязитов.

"Татарстан Республикасы Россия Федерациясе өчен сөт терлекчелегенең иң мөһим төбәге. Реляцион белешмәләр базасын булдыру бик мөһим, белешмәләр саны никадәр югары булса, нәселле терлекләр саны шулкадәр күбрәк була. Эчке базарны тәэмин итәргә кирәк, чөнки безнең халыкара базарга чыгу мөмкинлегебез бар. Иң мөһиме - нәселле терлекләр белән сыйфатлы эшләү", - дип ассызыклады Ольга Абрамова.

Республиканың нәселле терлекчелек системасының бүгенге торышы һәм аны үстерү планнары һәм 2025 елга бурычлар турында Гөлүс Баязитов сөйләде.

"2024 елда сыерлар санын арттыру буенча уңай динамика Кукмара муниципаль районының “Гаврилов ис.” агрофирмасы ҖЧҖендә, Әтнә районының “Мәңгәр” АХҖКында һәм Алабуга муниципаль районының «Мир» ҖЧҖендә күзәтелә. Шулай ук 5 ел эчендә нәсел хуҗалыкларында сөт бирүчәнлек артты, бер сыердан савым 2024 елда 9884 кг булды, бу селекция-нәсел хезмәтләре эшенең сыйфаты яхшыру турында сөйли”,- дип ассызыклады министр урынбасары.

Семинар кысаларында Галина Сафина норматив-хокукый җайга салудагы яңалыклар һәм Нәсел ресурсларының федераль дәүләт мәгълүмат-аналитика системасындагы үсеш планнары турында сөйләде, шулай ук кунаклар «СОЮЗПЛЕМ» комерциягә карамаган оешмада селекция чараларын гамәлгә ашыру буенча эш йомгаклары, «Элита» баш нәсел предприятиесе АҖ предприятиесе тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр, татар токымлы атлар үрчетү буенча селекция үзәге эшчәнлеге һәм Нәсел ресурсларының федераль дәүләт мәгълүмат-аналитика системасындагы гамәли эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.

Татарстан Республикасы 2025 елда «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектына керде, ул агросәнәгать комплексын үстерүгә, объектларны модернизацияләүгә һәм җайланмалар белән тәэмин итүгә, яңа системалар кертүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International