ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2025 ел
дүшәмбе

«Россия авыл яшьләре берлеге» бөтенроссия яшьләр иҗтимагый оешмасы, Бөтенроссия җирле үзидарәне үстерү ассоциациясе һәм «БЕРДӘМ РОССИЯ» бөтенроссия сәяси партиясе белән берлектә, яшь идарәчеләрнең «Авыл лидерлары» бөтенроссия конкурсын уздыра.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Аксубай муниципаль районында булды. Очрашуда шулай ук Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Миңнегулов, авыл хуҗалыгы оешмаларының идарәчеләре һәм башкарма директорлары катнашты.


21
июнь, 2025 ел
шимбә

Бүген Казанның өч мәйданчыгында татар халык бәйрәме - Сабантуй узды. “Тынычлык” («Мирный») бистәсендә Сабантуй тантанасында Россия Федерациясе вице-премьеры Марат Хөснуллин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.


20
июнь, 2025 ел
җомга

Бүген Казан ипподромында Сабантуйга багышланган зур ат спорты бәйрәме узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Татарстанда элеваторларның һәм икмәк кабул итү предприятиеләренең матди-техник базаларының 2025 ел ашлыгын кабул итүгә әзерлеген тикшерү башланды. Практик ярдәм күрсәтү максатында һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә әлеге эш ел саен катгый рәвештә «АПКның Ашлыкны бәяләү үзәге» ФДБУ филиалы вәкилләре катнашында башкарыла.


19
июнь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Икмәк җитештерүчеләр берлеге идарәсе рәисе Илдар Никифоровны котладылар.

Бүген Биектау районында «Элита» дәүләт нәсел предприятиесе” АҖ базасында мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча операторларның 47нче республика конкурсы узды. Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Биектау муниципаль районы башлыгы Равил Хисаметдинов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов, «Элита» дәүләт нәсел предприятиесе” АҖ генераль директоры Фәннур Зарипов, аграр югары уку йортлары һәм техникумнар студентлары катнашты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2025 елның 20 июненнән 4 июленә кадәр шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан савым сыерлары, ана кәҗәләр һәм бер яшьтән зуррак кәҗә бәтиләре тотуга чыгымнар өлешен каплауга гаризалар кабул итү башлану турында игълан итә, субсидия күләмнәре түбәндәгечә карала: бер сыерга - 6300 сум исәбеннән, бер ана кәҗәгә һәм бер яшьтән зуррак кәҗә бәтиенә - 1000 сум исәбеннән.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссиясе утырышы узды. Татарстан Республикасы Рәисе администрациясеннән Татарстан Республикасы Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре дарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге баш киңәшчесе Ренат Өметбаев катнашты.


18
июнь, 2025 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында «Элита» дәүләт нәсел предприятиесе” АҖ базасында сөт һәм ит терлекчелеге юнәлешендәге зоотехник-селекционерларның 8нче республика конкурсы узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, «Элита» ДНП АҖ генераль директоры Фәннур Зарипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының муниципаль районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре вәкилләре, шулай ук Казан дәүләт аграр университеты студентлары катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International