Министрлыкта хезмәткәрләрне дәүләт хезмәткәрләре өчен «Госпромпт» ясалма интеллект системасына өйрәтү буенча уку узды

2025 елның 2 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында аппарат хезмәткәрләре дәүләт хезмәткәрләре өчен «Госпромпт» ясалма интеллект системасын өйрәнделәр. Укуларны Татарстан Республикасы Цифрлы трансформацияләү үзәгенең ясалма интеллект өлкәсендә тикшеренүләр бүлеге башлыгы һәм проектлар җитәкчесе Булат Җамалиев үткәрде.

Министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов, цифрлы трансформацияләү чорында алдынгы технологияләрне кертү - ул өстенлек кенә түгел, ә дәүләт структураларының нәтиҗәле эшләве өчен кирәкле әйбер булып тора, дип билгеләп үтте.

“Шуны горурланып ассызыклап әйтәсем килә, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексын цифрлаштыру өлкәсендә югары нәтиҗәләр күрсәтә, Россия төбәкләренең динамик рейтингында тотрыклы рәвештә лидерлык позициясен саклап килә. Бүген без «Госпромпт» мөмкинлекләре белән танышып кына калмыйча, аны үзебезнең көндәлек эшчәнлегебездә нәтиҗәле куллану ысулларын үзләштерәчәкбез”, - диде ул.

Платформа мәгълүмати иминлек таләпләренә җавап бирә һәм дәүләт органнары эшенең үзенчәлеген исәпкә ала торган үзебезнең эшләнмә булып тора, дип билгеләп үтте ул.

Республиканың цифрлаштыру өлкәсендәге тәҗрибәсен «Белешмәләр икътисады» илкүләм проекты кысаларында федераль дәрәҗәдә киңәйтү планлаштырыла.

Киңәшмә азагында Ленар Гарипов агымдагы елның 14 сентябрендә узачак Татарстан Республикасы Рәисе сайлауларында актив катнашырга чакырды. Исегезгә төшерәбез, 26 июньдә «Бердәм Россия» Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфасына сайлау өчен кандидат итеп күрсәтте.

“Бу - безнең республика тормышында мөһим вакыйга. Алдагы сайлауларда безгә бердәм булырга кирәк һәм дәүләтебезне алга таба ныгыту, гражданнарның иминлеге һәм мул тормышы өчен бердәмлегебезне күрсәтергә тиешбез,”- дип ассызыклады министрның беренче урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International