Министрлыкта Татарстан агросәнәгать комплексы ветераннарын котладылар

2025 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы ветераннары Нәҗип Мәҗитов һәм Марсил Әхмәдиевны котладылар.

Нәҗип Мәҗитов быел үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Күп еллар нәтиҗәле хезмәте чорында ул Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексын механикалаштыруга, үсемлекчелек өлкәсен үстерүгә үзеннән лаеклы өлеш керткән шәхес. «Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе» дигән мактаулы исемгә ия, фән һәм техника өлкәсендә РФ Дәүләт премиясе лауреаты, Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе лауреаты, фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты.

Озак еллар эшләү чорында Нәҗип Мәҗитов 35 авторлык таныклыгы һәм уйлап табуга патент алган.  Ул шулай ук Россия агросәнәгать күргәзмәләрендә 13 медаль - 7 алтын, 3 көмеш, 3 бронза һәм «Иң яхшы туфрак эшкәртү машинасы - 2006» номинациясендә Гранпри алган блок-модуль машиналар комплексының автордашы.

Марсил Әхмәдиевка быел 86 яшь тулды һәм ул бөтен гомерен республикабызның агпросәнәгать комплексы фәненә багышлаган олуг шәхес. Ветеран-аграрчы икътисад фәннәренә аерым игътибар бирә. Татарстанның кадрларны яңадан әзерләү һәм агробизнес институтына нигез салучы һәм аның беренче директоры да ул. Әхмәдиевнең фәнни тикшеренүләре базар икътисады шартларында агросәнәгать комплексын реформалаштыруга багышланган. Үз эшен һәрвакыт вакытында, төгәл һәм сыйфатлы башкарып килә ул.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров исеменнән Татарстан Республикасы АПКсының Ветераннар советы Президиумы әгъзасы Наил Сабиров ветераннарны котлады һәм аларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәннәре, һөнәри осталыклары һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Нәҗип Мәҗитов һәм Марсил Әхмәдиев Татарстан Республикасы АПКсы Ветераннар советының котлау хатларын һәм «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны» күкрәк билгеләрен алдылар.

Ветераннарны котлауда Татарстан Республикасы АПКсының Ветераннар советы Президиумы әгъзалары, күренекле галимнәр һәм Министрлык хезмәткәрләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International