Татарстан Республикасында 13 сентябрьдән гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана, алар Казанда 14 мәйданчыкта, Чаллы шәһәрендә 2 мәйданчкта, Зеленодольск шәһәрендә 2 мәйданчыкта, Түбән Камада 2 мәйданчыкта һәм Түбән Кама районының Кама Аланында 1 мәйданчыкта узачак.
Беренче тапкыр ярминкә «Салават күпере - 2» территориясендә, Казан шәһәре, Әлфия Авзалова ур., 15 йорт адресы буенча узачак.
Ярминкәләр фермер продукциясен сатуга ярдәм итү һәм аны турыдан-туры кулланучыга җиткерү максатларында үткәрелә, бу җитештерүчеләргә үз товарларын арадашчыларсыз, даими рәвештә һәм тиешле күләмдә Татарстан Республикасы халкын югары сыйфатлы продукция белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Бу чара «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга ярдәм йөзеннән оештырыла.
Татарстан Республикасында сәүдә мәйданчыкларының адреслары түбәндәгеләр:
Казан шәһәре, Аграр ур., 2
Казан шәһәре, Липатов ур., 7
Казан шәһәре, Ямашев ур., 71А
Казан шәһәре, Ленинград ур., 27
Казан шәһәре, Батыршин ур., 20
Казан шәһәре, Краснококшай ур., 150/2
Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин ур. һәм Татарстан ур. киселеше
Казан шәһәре, Җиңү проспекты, 46 В
Казан шәһәре, Ю. Фучик ур., 64
Казан шәһәре, Лаврентьев ур., 10
Казан шәһәре, Дементьев ур., 7
Казан шәһәре, Беломорский һәм Гудованцев урамнары киселеше
Казан шәһәре, Революция ур., 12
Казан шәһәре, Ә. Авзалова ур., 15
Чаллы шәһәре, Габдулла Тукай яр буе, 16
Чаллы шәһәре, Чулман пр. (ипподром территориясендәге мәйданчык)
ТР Зеленодольск муниципаль районы, Осиново пос., Садовый ур., 9
Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы, «Яңа Typa» технополисы
Түбән Кама шәһәре, Бызов ур., 2А
Түбән Кама шәһәре, Төзүчеләр проспекты, 2Б
ш.т.п. Кама Аланы, «Олимпия» боз сараеның парковка территориясе.
Шәһәр халкына арзанрак бәядән төрле продуктлар: кош ите, йомырка, сыер ите, дуңгыз ите, бәрәңге, яшелчә, сөт һәм сөт продуктлары, шикәр, көнбагыш мае, он, кондитер әйберләре тәкъдим ителәчәк.
Ярминкәләр 2025 елның 28 декабренә кадәр барачак.