Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Җәббаров Актаныш районында булдылар

2025 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Актаныш районына эш сәфәре белән килде. Аның белән бергә ТР вице-премьеры - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов йөрделәр.

Актанышка килүгә, Республика Рәисе урып-җыюда эшләүче механизаторлар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. 

Район башлыгы хәбәр итүенчә, урып-җыю кампаниясе 68%ка үтәлгән, уңыш 23,6 мең га мәйданда 98 мең тонна җыелган. Уңдырышлылык - 41,3 ц/га. Кырларда 72 комбайн эшли. Көзге культураларны чәчү 11 мең гектар мәйданда планлаштырыла. Бүгенгә эшләрнең 44%ы башкарылган. 

Районның барлык хуҗалыкларында 30,7 мең баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шул исәптән 10,5 мең баш савым сыеры. 1 сентябрьгә тулаем савым 58,7 мең тонна булган. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 9 мең баштан артык мөгезле эретерлек исәпләнә. Актанышта шулай ук атлар үрчетәләр, бүгенгә аларның саны 600 башка якын.

Районда авыл хуҗалыгы оешмаларының һәм КФХларның 7 ай йомгаклары буенча тулаем продукция күләме 2 млрд 882 млн сумлык булган. Узган елның шул ук чорына карата үсеш 26%.

Марат Җәббаров, Актаныш районы тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе продукциясе буенча да, авыл хуҗалыгы оешмаларының акчалата кереме буенча да үсеш күрсәтә, дип ассызыклады. "Сөт терлекчелеген үстерү өчен яхшы шартлар бик яхшы. Монда сөткә иң югары бәяләр - килограммы 40 сумнан артып китә", - диде Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Рөстәм Миңнеханов Актаныш районында яшәүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтүләре өчен һәм махсус хәрби операция (СВО) зонасына кирәкле әйберләр җыеп җибәрү буенча алып барыла торган зур эшләре өчен рәхмәт белдерде. Ул хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

“Гомумән алганда, Актаныш - тотрыклы район. Биредә бик грамоталы команда. Бүген һәр аяз көннән мөмкин кадәр күбрәк, җитезрәк файдаланырга, урып-җыюны һәм чәчү эшләрен оператив рәвештә төгәлләргә кирәк, дигән бурыч тора алда», - дип ассызыклады Татарстан Рәисе. 

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләрнең күргәзмәсе белән танышты, тагын район тарихына һәм халык кәсебенең иҗат осталарына багышланган экспозициясен карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International