ЯҢАЛЫКЛАР


10
сентябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Бүген Оренбург шәһәрендә «Алмашу мәйданчыгы» 40нчы махсуслаштырылган күргәзмә-форумы старт алды. Ул 12 сентябрьгә кадәр узачак һәм Россиянең 15 төбәгеннән 130дан артык компанияне берләштерә. Чара Оренбург өлкәсе Хөкүмәте һәм Оренбург өлкәсенең Авыл хуҗалыгы, сәүдә, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате министрлыгы тарафыннан оештырылган.

Зеленодольск сөт эшкәртү комбинатында ярты ел эчендә 107 миллион кап продукция җитештерелгән, бу узган елның беренче яртыеллыгына караганда 7%ка күбрәк.


9
сентябрь, 2025 ел
сишәмбе

«Мәктәп агростартабы» бөтенроссия конкурсының өченче сезонында катнашуга гаризалар кабул итү башланды. Укучылар 30 сентябрьгә кадәр 4 номинациянең теләсә кайсысында үзләренең бизнес-проект идеясен җиткерә алалар. Проектта катнашучылар үз идеяләрен эшкуарлар инвесторлар алдында үз стартаплар идеяләрен яклауга якын методология буенча эшлиләр һәм тәкъдир итәләр.


8
сентябрь, 2025 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов рәислегендә Каракалпакстан Республикасы делегациясе белән эшлекле очрашу узды.

Сезнең ярдәм белән безнең өстәлләр тәмле ризыклар белән тулы, нәкъ менә сез игенчелек традицияләрен саклыйсыз, бөтен ил икътисадына үзегездән зур өлеш кертәсез. Сезнең - фермер хезмәтегез гади генә хезмәт түгел ул. Россельхозбанк һәм «Комсомольская правда» медиатөркеме Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә «25 легендар фермер» премиясен гамәлгә куйдылар.


6
сентябрь, 2025 ел
шимбә

«Казан» агросәнәгать паркында республиканың «Бакчачы көне - 2025» узды. Мәйданчыкта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары -Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Бакчачылар берлеге идарәсе рәисе Илья Слесарский һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов булдылар.

Урып-җыю кампаниясенең барышы, ашлык киптерү комплексларының эше һәм терлек азыгы әзерләү турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы вице-премьеры - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде. Киңәшмәне республика Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.


5
сентябрь, 2025 ел
җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы гражданнарның товар һәм нәселле башмак таналар һәм бер мәртәбә бозаулаган яшь сыерлар сатып алуга: беренчесенә - 80,0 мең сум һәм икенчесенә 90,0 мең сум исәбеннән - чыгымнар өлешен каплауга гаризалар кабул итү турында игълан итә.

Дропперлар, яки дроплар - ул мошенниклар урлаган акчаларны кулга төшерүдә катнашучы кешеләр. Җинаятьчеләр аларны эзләрен каплар өчен файдаланалар: бер картадан икенчесенә ниндидер суммада акча күчерүне, акчаны алып, курьерга тапшыруны яки акчаны чит кешенең счетына салуны сорыйлар.

«АПКның Ашлык бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасындагы филиалы төбәкнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә терлекчелекнең калдык продуктлары белән эш итү өлкәсендә хезмәт күрсәтә. Лаборатор тикшеренүләр уздырудан тыш, филиал белгечләре терлекчелекнең калдык продуктларын вакытында контрольгә алырга һәм алар белән дөрес эш итәргә ярдәм итә торган техник шартлар эшлиләр, гамәлдәге законнарны бозу куркынычын киметәләр һәм авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыралар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International