Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Минзәлә районында булды. Аның белән бергә ТР вице-премьеры - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм район башлыгы Айдар Сәлахов йөрделәр.
Сәфәр барышында Республика Рәисе «Камский Бекон» ҖЧҖ сөтчелек комплексында булды. Компаниянең Минзәлә районында 16,4 мең га чәчүлек җирләре бар. Төп мәйданны терлекләрне югары технологияле азык белән тәэмин итү өчен терлек азыгы алып тора. Август ахырына 73,2 мең тонна терлек азыгы әзерләнгән.
Хуҗалыкта 17,2 мең баш мөгезле эре терлек бар, шуларның 8,2 меңе сыерлар. Көнлек савым 236 тонна тәшкил итә. Ел башыннан 47,8 мең тонна сөт савылган. 2025-2026 елларга куелган план - савым сыерларын 9,5 мең башка җиткерү.
2024 елда «Камский Бекон» компаниясе 6,4 мең башка исәпләнгән 11 бозау абзары төзегән, 3 мең савым сыерына исәпләнгән 6 корпус төзегән. 9 силос-сенаж траншеясы төзегән, аларның һәркайсы 17,5 мең тонна сыйдырышлы.
Комплекс территориясендә аграрийлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу узды. Бүгенгә районда уңыш 27,6 мең гектар мәйданда җыеп алынган - 71%. Комбайнчылар 125 мең тонна ашлык суктырганнар. Уңдырышлылык - 45 ц/га. Озакламый шикәр чөгендерен җыюга керешү планлаштырыла. Аны 3,7 мең гектар мәйданда җыеп аласы була.
Районда терлекләрнең баш саны арту күзәтелә. Бүгенгә 24,6 мең баш мөгезле эре терлек исәпләнә (үсеш - 6%), шуларның 11,3 меңе - савым сыерлары (үсеш - 13%). Гыйнвар-июль айларында 66 мең тонна сөт җитештерелгән, үсеш - 15%.
Район хуҗалыкларында 280 трактор, 77 ашлык җыю һәм 19 азык җыю комбайны, 80 йөк автомобиле бар. Паркны яңарту буенча системалы эш алып барыла: 2025 ел башыннан 36 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынган.
Рөстәм Миңнеханов Минзәлә районы казанышларын югары бәяләде, шулай ук республикада барлык проектларны һәм программаларны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк, дип өстәде.