Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров 2026 елда булачак Халыкара кулланучылар кооперациясе форумының флагын Татарстан Республикасына тапшыру тантанасында видеоконференцэлемтә режимында катнашты. Чара «Көчле традицияләр – яңа мөмкинлекләр» форумы кысаларында узды, ул хәзер Архангельск өлкәсендә уза.
Чарада катнашучыларны сәламләп, Марат Җәббаров форумны 2026 елда нәкъ менә Татарстанда уздыру турында карар кабул иткәннәре өчен аерым рәхмәт белдерде.
"Без Халыкара кулланучылар кооперациясе форумы флагын бик теләп кабул итәбез. Ышанам, Татарстан бик яхшы мәйданчык булачак. Барыгызны да бу кызыклы һәм файдалы вакыйгада катнашырга чакырам", - диде Марат Җәббаров.
«Көчле традицияләр – яңа мөмкинлекләр» форумында Россиянең 40тан артык төбәге, шулай ук Белоруссия, Аргентина, Болгария, Бразилия, Мисыр, Һиндстан, Иордания, Камерун, Кения, Нигерия, Согуд Гарәбстаны, Тунис, Филиппин вәкилләре һәм башкалар катнаша.
Форум кысаларында атарстан Кулланучылар оешмалары берлеге (Татпотребсоюз) тарафыннан татар мәдәнияте һәм традицияләре атмосферасы булган «Татар йорты» павильоны тәкъдим ителде. Хуҗалык кысаларында эшнең төп юнәлешләре: сәүдә, әзерләү, җитештерү, туклану күрсәтелә. Сәүдә стендында масштаблы күргәзмә-сәүдә җәелдерелгән, анда отышлы бәяләрдән 200дән артык җирле продукция, халык кәсебе эшләнмәләре һәм сувенирлар куелган.
Марат Җәббаров сүзләренә караганда, Татарстан Республикасында кулланучылар кооперациясенең ныклы системасы төзелгән, ул авыл халкын һәм шәһәр халкын үзебезнең товарлар белән тәэмин итә. Ә авыл хуҗалыгы продукциясен әзерләү, икмәк пешерү буенча Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге илнең төбәк кулланучылар берлекләре арасында лидерларның берсе булып тора.
Халыкара кулланучылар кооперациясе форумы программасында, «Югары уку йортларында самбо» программасы кысаларында яшьләр өчен зур чаралар блогы каралган, шул исәптән самбо буенча Россия Кубогының төбәк этабы, КВН фестивале дә узачак. Биредә шулай ук милли ризыклар гастрофестивале, чәй тантаналары, кыргый үләннәр күргәзмәсе һәм мәдәни-күңел ачу чаралары уза.
«Форумда катнашучы илләрнең икътисадларын үстерү өчен халыкара кооперация», «Киләчәк кадрлары: Халыкара хезмәттәшлек» темаларына пленар утырышлар төп вакыйгалар булып тора.