2025 елның 1 сентябренә «АПКның Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалының сынау лабораториясендә дәүләт ашлык мониторингы кысаларында сайлап алынган 1,33 млн. тонна көзге һәм сабан бодаеның 1,9 меңнән артык үрнәге тикшерелгән, бу бүгенге көнгә тулаем җыемның 64%ын тәшкил итә (2 млн. тоннага якын).
Ашлык пробаларына Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының «Ашлыкка дәүләт мониторингы үткәрү максатларында, Россия Федерациясе территориясендә җитештерелгән ашлыкның куллану үзлекләре исемлеген раслау турында» 2021 елның 8 сентябрендәге № 611 боерыгы нигезендә 19 сыйфат күрсәткеченә тикшерү уздырыла, болар: җилемлелек, натурасы, аксымы, коелу күләме, шомалыгы, дымлылыгы, чүп катнашмасы, башка бөртекле һәм зарарлы катнашмалар булу, авырулар белән йогышланган һәм пычранган булу, шулай ук каты кабырчык-кандала белән зарарлану.
- Тикшерү нәтиҗәләре бодайның класслар буенча түбәндәгечә бүленүен күрсәтте: тикшерелгән ашлыкның 14,6%ы 3 класска туры килә, 34,3%ы - 4 класска, ә 50,9%ы 5 класска кертелде. Бодай сыйфатына соңгы бәя уңышка дәүләт мониторингы тәмамлангач биреләчәк, - дип сөйләде «АПКның Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы сынау лабораториясе мөдире Гүзәл Сәгъдиева.
Белгечләр, бодай стандарт сортлы икмәк пешерү онын эшләү өчен бөтен яктан яраклы, дип билгеләп үттеләр, ул “Бодай. Техник шартлар” ГОСТ 9353-2016 күрсәткечләренә туры килә. Мәсәлән, 3 класслы йомшак бодайда җилем күләме уртача 23% һәм аннан да югарырак, ә 4 класслыда – 18%, ИДК күрсәткечләре 80 - 100 берәмлек, натура күрсәткече - 710 г/л, ә шомалыгы - 40-50% тәшкил итә.
Шунысын да әйтергә кирәк, быелгы урып-җыю кампаниясе Татарстан Республикасы кырларында гаять катлаулы шартларда уза. Август башыннан Татарстанда уртача 88 мм яңгыр яуган, ә кайбер районнарда – 100 мм, норма - 55 мм.
4 сентябрьгә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләре буенча бөртекле һәм кузаклы культуралар (ашлык кукурузын исәпкә алмыйча) 960 мең га мәйданда суктырылган, бу планлаштырылган урып-җыю эшләренең 78%ын тәшкил итә. Республика буенча уртача уңыш - гектардан 40 центнер.
Уңыш нәтиҗәләренә төп өлешне көзге һәм сабан бодае кертә: бөртеклеләр арасында аның уңышы 62,6%ка җитә. Бүгенге көндә игенчеләрнең барлык көчләре сабан бодаен һәм башка авыл хуҗалыгы культураларын җыюга юнәлдерелгән.
Төбәктә үстерелгән бодай уңышы тулы күләмдә «АПКның Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалының аккредитацияләнгән лабораториясендә сыйфат күрсәткечләренә тикшерүләр уза. Быел дәүләт ашлык мониторингы кысаларында белгечләр җыелган көзге һәм сабан бодаеның 100%ына 86 меңгә якын тикшерү үткәрүне планлаштыралар. «АПКның Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре беренче пробаларны алуга һәм лаборатор сынауларга урып-җыюның беренче көннәреннән үк - 15 июльдән керештеләр. Хәзерге вакытта аграрийлардан килгән хәбәрләр буенча (1295) хезмәткәрләр республиканың барлык 43 муниципаль районында урнашкан авыл хуҗалыгы предприятиеләрен йөреп чыктылар.
Узган ел Татарстанда ашлык сыйфатын мониторинглау нәтиҗәләреннән күренгәнчә, азык-төлек бодаеның өлеше 55% булган, ә «АПКның Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» филиалында тикшерелгән күләмнең 20%ы өченче класслы бодайга туры килгән, 35%ы - дүртенче класслы, 45%ы бишенче класслы булган.