Сабантуй - язгы кыр эшләре тәмамлануга һәм уңдырышлылыкка нигез салуга багышланган татар халык бәйрәме. 2025 елда Казан шәһәрендә Сабантуй 21 июньдә өч мәйданчыкта — Мирный бистәсендәге каенлыкта, Аккош күленең урман аланлыгында һәм Дәрвишләр бистәсе каенлыгында узачак.
Бал төбәге – Россиядә умартачылыкны үстерү буенча лидерлыкны тотучы Татарстанны кайчакта шулай атыйлар. Бүген төбәк илдә алдынгы бал җитештерүчеләрнең берсе генә түгел, ә ул мастер-класслар, бал дегустациясе, бал кортлары музейлары һәм апитерапия белән туристлык культурасын да үстерә.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Mawaride Group of Companies компаниясенә (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) нигез салучы һәм аның генераль директоры Мөхәммәд Әхмәд Алаеид белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та катнашты.
Татарстанда чәчү кампаниясе тәмамланды. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эш башлаучы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан грантлар бирү өчен конкурс нигезендә сайлап алуга 2025 елның 17 июненнән 17 июленә кадәр гаризалар кабул итү турында игълан итә.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хайваннарда һәм кошларда була торган аеруча куркыныч авыруларның үтеп керүен һәм таралуын булдырмау буенча республика штабы утырышы узды. Чара Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узды.
Хөкүмәт Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев чәчү кампаниясенең алдагы якынча йомгакларына, шулай ук урып-җыю эшләре башлануга багышланган киңәшмә үткәрде. Татарстан Республикасыннан видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында чәчү кампаниясенең тәмамлануы һәм бөтен районнарда терлек азыгы әзерләүгә керешү турында брифинг узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы ввыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кәдермәтова катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерү өчен грант алуга гаризалар кабул итүне игълан итә.
Татарстан Республикасы Казан шәһәрендә беренче тапкыр 150 сантиметрга кадәрге атларда (пониларда) җайдаклар арасында конкур буенча Россия беренчелеге узды. Турнир әлеге категориядәге җайдаклар өчен спорт сезонының иң мөһим ярышы булып тора һәм илнең спорт резервын булдыруда мөһим роль уйный. Чараларда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.