Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасында техник киндер үстерү һәм эшкәртү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә киңәшмә узды.
Анда министр урынбасары Дмитрий Яшин, «Рацин» АҖ генераль директоры Денис Самодуров, «КНИТУ» югары һөнәри белем бирү ФДБМУнең химик кибернетика кафедрасы мөдире Денис Тунцев, «Татнефть» ГАҖнең дәүләт хакимияте органнары белән хезмәттәшлек итү хезмәте җитәкчесе Нәфис Закиров, «Алабуга» махсус икътисадый зонасының авыл хуҗалыгы юнәлеше җитәкчесе Марат Шәфиев, «Туган-як — Родные края» АФ» ҖЧҖ директоры Эдуард Юнысов, «Агроинтех» ҖЧҖ директоры Булат Галиев һәм «Первый Конопляной Трест» ҖЧҖ директоры Александр Ткачев катнаштылар.
Татарстан Республикасында быел техник киндер чәчүлеге мәйданнары 5250 га тәшкил итте, бу узган елга караганда 1741 гектарга күбрәк. Тулаем Россия Федерациясе буенча мондый мәйданнар 16 мең га тәшкил итә.
Бүгенге көндә республика территориясендә «Татнефть» ГАҖ, В.Д. Шашин ис., «Татнефтехиминвест Холдинг» АҖ предприятиеләре тарафыннан «Агроиннтех» ҖЧҖ компаниясе, «Родные края – Туган як» агрофирмасы» ҖЧҖ, «Первый Конопляной Трест» ҖЧҖ белән берлектә, киндер үстерү һәм эшкәртү буенча проектлар, шулай ук «Алабуга» махсус икътисадый зонасы проекты гамәлгә ашырыла.
Марат Җәббаров әйтүенчә, узган ел йомгаклары буенча республикада киндер сапларының тулаем җыемы 3,6 мең тонна яисә Россия Федерациясенең барлык күләменнән 23% тәшкил иткән, уртача уңдырышлылык гектардан 21 центнер тәшкил итә. Сүснең чыгышы 48%ка җиткән, бу 1,8 мең тонна тәшкил итә.
“Безнең максат - техник киндер чәчүлеге мәйданнарын арттыру гына түгел, ә тулы эшкәртү циклын булдыру” , - дип билгеләп үтте министр.
Россиянең технологик суверенитетын тәэмин итү өчен техник киндерне тирәнтен эшкәртүнең заманча технологияләрен эшләү, аны эшкәртү нәтиҗәсендә базарда ихтыяҗ булган продуктлар алу «Биоикътисад» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән башкарыла.