Марат Җәббаров агросәнәгать һәм биотехнология юнәлешендәге югары технологияле предприятиеләр белән танышты

2025 елның 2 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Азнакай һәм Әлмәт муниципаль районнарында булды.

Сәфәр барышында министр Татарстан Республикасы Азнакай районының Актүбә поселогы базасында агач биомассасын тиз тарката торган биогаз җайланмасын һәм модульле когенерация җайланмасы белән комплекста булган модуль җайланмасын карап чыкты, шулай ук «Актүбә» җирлегенең тотрыклы автоном энергия куәте булган демонстрацион үзәгендә пилот җайланмалары паркында булды.

Аннары Мәлбагыш авылында Марат Җәббаров 3D-печать кулланып төзелгән «Мәллә» иҗтимагый-мәдәни үзәген карады. Бу киңлек иң заманча техника белән җиһазландырылган: мультимедиа җайланмалары булган күпфункцияле зал, коворкинг-зона белән уңайлы китапханә һәм җайлы административ блок. Биредә төрле яшьтәге кешеләргә эшләү, иҗат итү һәм ял итү өчен һәряктан уңайлы мохит булдырылган.

Аннары Әлмәт муниципаль районында Марат Җәббаров «ТН-Биопротеин» ҖЧҖнең микроблы аксым җитештерү комплексы белән танышты. Проект агросәнәгать комплексын кирәкле азык өстәмәләре белән тәэмин итеп кенә калмыйча, табигый газны нәтиҗәле файдаланырга һәм җитештерү куәтләренең нәтиҗәлелеген күтәрергә мөмкинлек бирәчәк. Проектны гамәлгә ашыру «Биоикътисад» илкүләм проекты максатларына ирешергә ярдәм итә. Җитештерелгән биопротеин терлекчелектә, кошчылыкта, аквакультурада азык өстәмәсе буларак кулланылачак.

Эш сәфәре барышында министр «Яшел Үзән» («Зеленая долина») махсус икътисадый зонасында булды, анда кабак культураларын беренчел һәм тирәнтен эшкәртү участокларын һәм «Югары нефть мәктәбе» фәнни-мәгариф үзәген карады, анда институтның нефть ятмаларының токымнарын һәм флюидларын тикшерү лабораторияләрендә һәм биотехнологияләр эшләү лабораторияләрендә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International