Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «АПКда кадрлар» федераль проекты буенча урта һөнәри белем бирү объектларын модернизацияләүгә чыгымнар өлешен каплауга гари залар кабул итү башлану турында игълан итә

2025 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектының «АПКда кадрлар» федераль проекты буенча урта һөнәри белем бирү объектларын реконструкцияләү, капиталь ремонлау, модернизацияләү һәм (яисә) җайланмалар белән тәэмин итү чыгымнарының бер өлешен каплауга инвесторларга, юридик затларга (инвестиция фондларыннан, шул исәптән аларның идарәчел компанияләреннән тыш) һәм шәхси эшкуарларга субсидияләр бирү өчен гаризалар кабул итү башлану турында хәбәр итә. Гаризаларны кабул итү 2025 елның 4 сентябреннән 2025 елның 14 сентябренә кадәр 08:00 - 17:00 сәгатьләрдә башкарыла.

Гаризалар “Электрон бюджет” дәүләт мәгълүмат системасында кабул ителә https://promote.budget.gov.ru.

Мәгълүматны төгәлләштерү өчен элемтә номерлары: 8(843) 221 76 28, 8(843) 221 76 88 (8805).

Гаризаларны сайлап алу буенча мәгълүмат, субсидия бирү тәртибе, сайлап алуда катнашу өчен документлар формалары Министрлыкның рәсми сайтында урнаштырылган, түбәндәге сылтаманы узарга кирәк: https://agro.tatarstan.ru/vozmeshchenie-chasti-zatrat-na-rekonstruktsiyu.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International