«Росагролизинг» АҖ генераль директоры Павел Косов эш визиты белән Татарстан Республикасына килде, бирдә ул «ТатАгроЭкспо» күргәзмәсендә катнашты.
10 февральдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе кысаларында республиканың агросәнәгать комплексы үсешенә саллы өлеш керткән өчен Россия һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» күргәзмә үзәге территориясендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган «ТатАгроЭкспо» агросәнәгать күргәзмәсендә булды. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров йөрде.
Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Министрлыкның йомгаклау коллегиясендә үз нотыгын туган телендә – татар телендә тәмамлады: Кайда берлек – шунда көч. Максатчан эш, җаваплылык, яңа технологияләр кертү - безнең уңышның нигезе! Куелган бурычларны бары тик уртак тырышлык белән генә хәл итә алабыз!
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде. Ел нәтиҗәләре күрсәткәнчә, республика терлекчелегенең йомгаклау күрсәткечләре фараз күрсәткечләреннән артып китте. Барлык категория хуҗалыклар буенча 1 млн. 935 мең тонна сөт савылган (2019 елга +2%), шул исәптән авыл хуҗалыгы оешмаларында - 1 млн. 413 мең тонна (+5%), һәр сыердан 6334 кг сөт савып алынган (2019 елга карата 108%, планга карата +134 кг).
Үсемлекчелек буенча 2020 елда үсешне 5%ка арттыруны тәэмин итү бурычы куелган иде. План 106,6 %ка үтәлде. Уңдырышлылык буенча уртача күрсәткеч – гектардан 31,2 центнер. Бу 2019 елдагыдан 4,0 центнерга күбрәк.
Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Министрлыкның йомгаклау коллегиясе барышында хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров тантаналы рәвештә Татарстанда быелгы беренче иң эре ТатАгроЭкспо агротехнология күргәзмәсен ачты.
«Август-Кама Тамагы» һәм «Август-Теләче» хуҗалыкларында катнаш азык чыгару линияләре файдалануга тапшырылды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләре буенча инвестицияләрнең гомуми суммасы 1,8 млн. сумнан артык тәшкил итә.
10 февральдә 8.00 сәгатьтә Татарстанда быел беренче иң эре ТатАгроЭкспо агротехнология күргәзмәсе ачыла.